Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЮХИДИдә машина йөртүчеләрнең юлда ни өчен тизлекне арттыруы турында сөйләделәр

Россиядә һәр егерменче машина йөртүче "тиз йөрергә ярата".

Россия машина йөртүчеләренең 20 проценты коры һава шартларында яхшы юлда тиешле тизлекне арттыра. 15 проценттан артыгы шәһәр читендәге трассада спидометрда тизлек артуына каршы түгел. Шул хакта Россия ЮХИДИ идарәсендә ведомство үткәргән социологик сораштыруга сылтама белән җиткерделәр. Бу хакта РИА Новости яза.

"Сораштырылучыларның 18,3 проценты яхшы һава шартлары булганда тизлекне арттырырга яратулары турында сөйләде. Шәһәр читендәге трассада тизлекне респондентларның 15,39 проценты арттырырга мөмкин дип саный", - дип сөйләделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Моннан тыш, һәр унынчы машина йөртүче тизлекне ашыкканга артыруын әйтте, ә һәр егерменчесе "тиз йөрергә ярата". Шул ук вакытта сораштырылган йөртүчеләрнең яртысы диярлек (49,76 проценты), нинди шартларга карамастан, тизлекне арттырмаска тырыша.

Сораштыру 10 июльдән 2 августка кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе сайтында үткәрелде, анда 19 мең кеше катнашты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/05/191029/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ