Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юкә чәчәген кайчан җыялар?

Юкә чәчәген җыяр чак та җитте.

Юкә чәчәге бик шифалы. Бигрәк тә әле ачылып бетмәгән чагында. Юкә агачының яфраклары да файдалы. Тәүлекнең иң озын көннәре вакытында шифалы үләннәрне җыярга тырышырга кирәк. Сары мәтрүшкәне дә, зәңгәр мәтрүшкәне дә, кырлыган (иван-чай) чәен дә һәм башкаларны да.

Юкә чәчәге ялкынсынуга каршы көрәшә (противовоспалительный), бәвел кудыра һәм спазмнарны киметә, тынычландыра торган үзлеккә ия. Шулай ук авыртуны да баса. Йөткергәндә какырыкны да кубара ала. Төрле авырулар вакытында температураны да бик яхшы төшерә.

Юкә чәчәген коры килеш ябыгу өчен кулланалар. Юкә чәчәген кофетарткычта он рәвешенә килгәнче вакларга кирәк. Аны көнгә 3 тапкыр 1 бал кашыгы кабарга.

Каршы йогынтысы булуы мөмкин, кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев