Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәткә чакыра

Алсу Татарстан башкаласын йөрәккә якын һәм гүзәл шәһәр дип атады.

28 июльдә якташыбыз Бөгелмә кызы, танылган җырчы Алсу Казан буйлап виртуаль сәяхәт үткәрәчәк. Бу хакта TikTok Russia Travel порталында хәбәр ителә.

«Казан хәзинәләре, чәк-чәк әзерләү серләре һәм сезне Татарстанда көтә торган 1001 ләззәт турында сөйләячәкбез», - ди ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов.

Барлык теләүчеләр һәм республика кунаклары кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгага кушыла ала. TikTok эфиры өч сәгатькә планлаштырылган.

Алсу шулай ук әлеге чара турында Инстаграмында белдерде, ул Татарстан башкаласын бик матур һәм йөрәккә якын шәһәр дип атады. Җырчы шулай ук үз иҗатын яратучыларга «ниндидер яңа әйбер эшләп карыйсы килүен», шуңа күрә дә «мавыктыргыч виртуаль сәяхәт» үткәрергә уйлаганын әйтте.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/27-07-2020/yrchy-alsu-kazan-buylap-virtual-s-yah-tk-chakyra-5759527

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев