Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйнең иртә килүе ни дәрәҗәдә куркыныч?

Хәтерлисездер, 2010 елда Татарстанда 40 градус эсселек, корылык булды. Ул елны уңышка бик зур зыян килде.

Белгечләр башка мондый эсселек булмаячак, дип тынычландыра. Янәсе андый циклон мең елга бер генә тапкыр булырга мөмкин икән.

Аның каравы быел җәй бер айга иртәрәк килде – 9 майда ук башланды ул. Май аенда гына биш тапкыр температура рекорды теркәлгән. Апрельдә исә бу очраклар саны икәү булган. Җәйнең яз “өлеше”нә керүе нәтиҗәсендә быел шомырт, миләш һәм сиреньнәр бер үк вакытта чәчәк атты. Җәй ахырында гына үсә торган гөмбәләр дә күренә башлады. Яңгырсыз көннәр тал мамыгына да рәхәтләнеп очарга ирек бирде.

Климатның үзгәрүе хайваннар дөньясына да тәэсир итә. Мәсәлән, Африка бөҗәкләре, черкиләре безгә күченә башлаган. Тик аларга яшәү өчен яңгыр һәм күлдәвек кирәк, ә бездә быел яңгырлар әллә ни сөендерми, көттереп кенә ява...

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев җәйнең иртә килү сәбәбен болай аңлатты: “Әгәр кояш радиациясе, атмосфера циркуляциясе, җир өслегендә җылылык һәм дымлылык белән атмосфера алмашынуы күзәтелсә, бик эссе булачак”.

Синоптик җәйгә фаразларын да җиткерде. Быел җәй көне һава торышы гадәттәгедән ике градуска югары булачак. Переведенцев явым-төшемнәр өчен борчылуын әйтте. “Эсселек беркая да китми, ул булачак. Ә менә явым-төшемнәрнең күләме нормадан күпкә азрак булыр, мөгаен. Әйтик, норма буенча ул 63 мм булырга тиеш, хәзерге вакытта исә бу күләм 25 мм тәшкил итә. Бу хәл борчуга сала, чөнки явым-төшемнәр безгә бик кирәк”, – ди ул.

Киләсе ун көндә Татарстанда һава температурасы нормадан 4-5 процентка артык булачак. “Кырау сугу, суыклар булмый. Әмма соңгы елларда куркыныч күренешләр күзәтелә башлады – бу өем-өем болытлар. Алар аркасында бозлы яңгырлар ява. Соңгы тапкыр мондый күренеш Сарман, Аксубай, Арча районнарында булды. Давыл һәм гарасат очраклары да ешайды”, – ди КФУ белгече.

Быел сентябрь ае да җылы булачак. Һава температурасы нормадан югарырак булыр дип көтелә. Синоптик әйтүенчә, фаразларның 60-70 проценты гына чынга ашарга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yne-irt-kile-ni-drd-kurkynych

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев