Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җылының кайчан кайтасын әйттеләр

Татарстанда май ае гадәттән тыш яңгырлы һәм салкын булды. Алдагы декадада Казанда һава температурасы климатик нормадан 4 градуска түбән булачак. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.

«Хәзер норма буенча 15 градус тирәсе җылы булырга тиеш, ә чынлыкта тәүлеклек уртача температура нормадан 7-8 градуска түбәнрәк. Шәһәрдә мондый салкын һава торышы якын арадагы көннәрдә сакланачак. Май ахырына кадәр без салкын өлештә», – диде ул.

 

Профессор билгеләп үткәнчә, һава торышы атна ахырына үзгәрергә мөмкин – бу көннәрдә тиз үзгәреш чоры көтелә.

 

«Без циклон йогынтысында, аның иңкүлегендә торабыз, аның үзәге бездән төньяктарак урнашкан. Бу рәвешле урнашу безгә салкын төньяк һава керүне тәэмин итә. Ә көнбатыштарак урнашкан һава торышы антициклональ. Бу бик зур циклон бездә ярты ай тора. Ул тулгач, бездә басым югарырак булачак. Без антициклонга өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Переведенцев.

 

Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 28 майда – шимбә көнне Казанда 18 градус җылылык көтелә. 29 майда көндезге сәгатьләрдә шәһәрдә һава 17 градуска кадәр җылыначак. Ял көннәре җылы һәм кояшлы булачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев