Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яраткан эшең белән шөгыльләнү – бәхет

Үзмәшгуль булу – җиңел. Моның шулай икәнен хореограф, “Феерия” бию коллективы җитәкчесе Евгения Беляева үз үрнәгендә раслый.

Без Евгения Беляева белән Алтынчәч балалар бакчасында очраштык, биредә ул бию түгәрәге алып бара. Аның балалар белән эшләвен күзәткәннән соң, Евгения, чыннан да, яраткан эше белән шөгыльләнүен аңлыйсың.

Мин кечкенәдән биергә яратам. Балалар сәнгать мәктәбенә йөрдем. Мәктәптән соң, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем, – дип сөйләде үзе турында Евгения Беляева. – Халык биюләре белгечлеге буенча укыдым. Баулыга кайтып, 5нче мәктәптә хореограф булып эшли башладым, укучылар йортында да эшләдем.

Берничә елдан соң, Евгения үзенең бию студиясе турында хыяллана башлый. Узган җәйдә эшмәкәрләр фабрикасына эләккәч, фикере ныгый гына бара.

– Эшмәкәрләр фабрикасына бик рәхмәтлемен. Мин 14нче сезонга эләктем, – ди Евгения. – Үз эшеңне ачканда, нәрсәдән башларга белмисең. Бу шулкадәрле катлаулы тоела. Фабрикада спикерлар барысын да тәфсилләп аңлаттылар, һәм мин эшләмәстәй эш булмаганлыгын аңладым. Иң башлап мин үзмәшгуль буларак теркәлдем. Сәләтле балалар өчен “Лучше всех” бәйгесен оештырдым һәм үткәрдем. Әлбәттә, үз кыенлыклары бар, әмма куркырга кирәкми.

Евгения балаларны бию сәнгате серләренә төшендерә. Ә анда шөгыльләнүче балаларның ата-аналары дәрес өчен түли торган суммадан дүрт процент күләмендә салым исәпләнә. Барысы да үтә күренмәле һәм гади.

– Бу отышлы дип саныйм, үзеңә эшлисең бит. Өстәвенә, салым суммасы кулай. Яраткан шөгылеңне бизнеска әйләндерсәң, бер көн дә эшләмисең, диләр, – ди Евгения.

Евгенияның нәниләрне биюгә нинди мәхәббәт белән өйрәтүе күренеп тора. Үзе әйтмешли, ул балаларны бик ярата. Ә кечкенә биючеләрнең үз җитәкчесен ничек тыңлавын, аның биремнәрен үтәвен күреп, балаларның үз җитәкчеләрен хөрмәт итүләрен, яратуларын аңлыйсың. Евгения сүзләренә караганда, мавыгуның шатлык кына түгел, билгеле бер табыш китерүе дә бәхет.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев