Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын турында кисәтү җайланмалары куела

Районда янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларны 2016 елда ук урнаштыра башладылар.

Наҗия Мингалиевага тиздән 80 яшь тула, зур йортта берүзе генә гомер итә. Ире берничә ел элек мәрхүм булган. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре аның өенә дә бу җайланманы куйдылар.

– Мондый җайланмалар һәр йортта булырга тиеш, дип уйлыйм, – ди Наҗия апа. – Хәзер дөньялар куркыныч, янгыннар еш булып тора. Биш ел элек мунчабызга ут купты, ярый әле бөтенләй янып бетмәде, янгын сүндерүчеләр вакытында килде, ул көнне җил дә юк иде, ут өлгермәде.

– Республика программасы буенча, безнең районга 79 йортка 167 шундый җайланма бирелде, – ди 109нчы янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары Роман Маскин. – Бу юнәлештә шактый эш башкарылды. Бу җайланмалар сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр, 75 яшьтән өлкәнрәкләр һәм аеруча куркыныч социаль хәлдәге гражданнар яши торган йортларга урнаштырыла.

Районда 2016 елдан бирле биш меңнән артык янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар куелган.

– Янгын турында хәбәр бирүче автоном  җайланмаларны бөтен гаиләләргә, барлык йортларга куярга кирәк, – ди Роман Маскин. – Датчиклар кую бик күп кешенең гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә. Янгыннар, гадәттә, төнлә, кешеләр йоклаганда, якынча төнге 12 сәгатьтән иртәнге сәгать 4кә кадәр вакыт аралыгында була. Бу датчикларның тавышы шулкадәрле көчле ки, кешеләр, нинди генә халәттә булсалар да, уяналар.

Белгеч сүзләренә караганда, 40 квадрат метрга бер янгын  турында хәбәр бирүче җайланмалар җитә, әмма аларны һәр бинага кую зарур. Җайланмаларны электр приборларының иң зур концентрациясе булган урыннарга урнаштырырга кирәк.

Прибор бинада аз гына төтен чыкса һәм үз корпусында тузан күп җыелса да тавыш бирә башлый.

Фото: Айгөл Хөсәенова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев