Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялкау ирне ничек үзгәртергә?

Күп гаиләләр өчен типик картинадыр инде: эштән кайтуга, ир диванга ава да, телефонына каплана. Яки телевизор карый.

Бу хөрәсән ялкавын ничек үзгәртергә?

Тыңлап торсаң, ирләрнең күбесе өйләнешкәннән соң хатыннарының гүзәл кыздан явыз ханымга әверелүеннән зарлана. Имеш, кияүгә чыкканчы фәрештә булалар да, аннары гел зарланып, карганып йөри торган сөйкемсез хатынга әйләнәләр. Ирең эштән кайтып бот күтәреп ята башласа, зарланмассың, бар! Ирләр ялкаулана, хатыннарның шуңа ачуы килә – менә шундый ябык боҗра барлыкка килә. Үз иреңне батырлыкларга ничек илһамландырырга соң? Ярар, батырлыкларга ук булмасын да ди, һич югы чүпне түгеп керсә дә риза булыр идек әле.

 

Гаделлек хакына...

Өйләнгән ирләрнең күбесе өйдәге берәр эшне эшли башласа, дөньяны коткарган кебек рәвеш чыгара. Савыт-саба юып, идән себереп, кер төргәнче, ул Гераклның 12 батырлыгын кылырга әзер. Тәлинкә юып йөрсен өчен өйләнмәде лә ул! Еш кына өйләнгәнче үзенә-үзе ашарга әзерләп, күлмәкләрен ялт итеп үтүкләп яшәгән егетләр, өйләнгәч бу эшләрне күрмәмешкә-белмәмешкә салына башлый.

Сүз дә юк, хатын-кыз өйдә уңайлылык тудыручы, тәртип саклаучы. Ләкин ул да бит өйдә генә утырмый, көне буе эшләп, кич ир белән бергә алып-талып кайта. Ир ял итәргә ята, ә хатынның икенче сменасы әле башлана гына.

Беренче адым: шушы фикерне ирегезгә җиткерергә тырышыгыз. Ул, хатын-кыз эшләрен бүлешергә бик атылыгп та тормас, миңа ир-ат эше дә җитә, дияр. Ләкин шәһәр квартирасында ир-ат эшли торган эш көн саен булып торамы әле? Ярты елга бер кадак кагып, картина элү яисә өч елга бер кран рәтләүме? Ә идәнне атна саен юасы, керләр дә атна саен юылып үтүкләнә, ашарга пешерүне, савыт-саба юуны әйтмибез дә... Боларны әйтеп, ирегезнең намусына басым ясагыз, аруыгызны белдерегез.

Мактау грамотасы

Хатын-кызның иң көчле коралы – мактау. Ирегезнең кечкенә генә тырышлыгы өчен дә мактау сүзләрегезне кызганмагыз. Диваннан артын күтәреп чәйнекне утка гына утырса да, рәхмәт, җаныем, дип, күңелен күтәреп җибәрегез. Могҗизалы сүзләр бу, үзегез дә ышанырсыз.

Ирләрнең иң ачуын китергән нәрсә – хатын-кызның туктаусыз зарланып йөрүе. Бертуктаусыз ирен игәп торган хатын булып күренмәс өчен, юмор хисен эшкә җигегез. Ничекме? Әйтик, ирегез өйләдән соң савытларны үзе юып куярга ышандырган, инде кичкесен әзерләр вакыт җитә, ә раковина өелгәнме? Шаярткан булып: «Җаныем, кичке ашны без кәстрүленнән генә ашарбыз инде, кул белән. Чиста тәлинкә-кашыклар калмаган безнең», – диегез.

Ирегезгә эш кушканда бу сүзләрне беркайчан да кулланмагыз: «биш тапкыр әйттем инде», «ул сиңа кирәк», «син тиеш», «әйдә инде, тизрәк». Ирегезнең булышуын телисез икән, сүзегезне болай башлагыз: «Җаныем, булыш әле миңа...» Ир кешегә бу гозерне кире кагуы авыррак булачак.

Ачыктан-ачык

 

Уратып-чуратып әйтүләрегезне ир кеше аңлар дип өметләнмәгез. Авыр көрсенеп: «Безнең обойлар бигрәк ямьсез инде», – дисез икән, обойларны алыштырырга хыяллануыгыз турында ирегез  гомердә дә белмәячәк. Нәрсә уйлавыгызны аңлаешлы итеп әйтегез: «Җаныем, бер елдан бирле өйгә ремонт ясарга хыялланам. Һич булмаса, обойларны гына алыштырыйк». Шулай эшне өлешләп кенә күрсәтсәң, ир кешене күндерүе җайлырак.

Балаларны һәм ирләрне тәрбияләүдә иң-иң мөһим кагыйдә: кеше үзе эшли алган һәм эшләргә тиеш булган эшне үз өстегезгә алмагыз! Әйтеп-әйтеп тә, ирегез нәрсәнедер эшләми һәм сез, чыдый алмыйча, аны үзегез эшләп куясыз икән, гомер буе шулай булачак. Артын диваннан куптарганчы, сезнең мыгырданга түзүне кулайрак күрәчәк ирегез. Аңа бер нәрсәне ныклап аңлатырга кирәк: ул эшләми икән, бу эшне беркем дә эшләмәячәк. Кибеттән ит алып кайтып бирми икән, алып кайтканчы итсез аш ашаячак.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/ken-tertibende/yalkau-irne-nichek-zgrterg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев