Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады

Котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашуда әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

«Безнең бүгенге эшебездә катнашкан барлык хатын-кызларны, гомумән, кызларны, барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйсым килә», — диде Путин.

РИА Новости хәбәр итүенчә, котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашу азагында әйткән.

Ул ир-атларның 8 Март көнен бәйрәм итүгә бик теләп кушылачакларын искәртә.

«Сезне котлыйм һәм сезгә бары яхшы теләкләр телим», — диде ил Башлыгы һәм очрашуда катнашучыларга чәчәкләр бүләк итте.

Фото: yandex.ru

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/official/04-03-2021/vladimir-putin-hatyn-kyzlarny-yakynlashyp-kil-che-8-mart-b-yr-me-bel-n-kotlady-5810770

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев