Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укырга беркайчан соң түгел

Халык мәшгульлеге үзәге, “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, пенсия алды яшендәге кешеләргә квалификацияләрен күтәрергә яки кабаттан укырга ярдәм итә.

Хәзерга вакытта түбәндәге юнәлешләр буенча җиде төркем укый: “Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтёр”, “Ягулык салу станцияләре операторы”, “Ветеринария табибы”, “Автомобиль краны машинисты”, “Технологик торбаүткәргечләр монтажнигы”, “Экскаватор машинисты”, “Котельная операторы”. Аграр көллият базасында пенсия алды яшендәге гражданнарны бухгалтер һөнәре буенча укыту төгәлләнгән. Укыту тәмамлангач, дәүләт үрнәгендәге таныклык бирелә.

Кабаттан укыту өлкән буынга хезмәт эшчәнлеген элекке эш урынында дәвам итәргә, заманча җиһазлар, технологияләр, программа чаралары белән нәтиҗәле эшләргә, шулай ук, белем дәрәҗәсен үзгәртмичә, булган һөнәргә туры килә торган квалификация разряды, классы, категориясе алырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев