Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уен зоналары яңартыла

Баулыда җәй дәвамында балалар мәйданчыкларын төзекләндерү эше бара. Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә дә уен зоналарын яңарта башладылар.

Ел саен нефтьчеләр шәһәргә балалар уен комплексларын сатып алуда финанс ярдәме күрсәтә. Былтыр бу максатка ике миллион сум акча бирелгән булган.

– Икътисади хәл белән бәйле рәвештә, быел балалар мәйданчыклары алырга 1 миллион сум бирелде. Балалар өчен уен комплекслары Тынычлык – Беренче Май урамнары чатына һәм Щербаков урамына куелды, – дип сөйләде безгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров.

Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге балалар мәйданчыгы берничә ел элек куелган иде. Соңгы елларда аның кайбер элементлары алыштырылды, мәйданчыкка косметик ремонт ясалды. Хәзер ул тулысынча диярлек яңартылды.

Щербаков урамында яшәүчеләр дә балалар мәйәданчыгын төзекләндерүне сораган. Шәһәр башкарма комитетына алардан соңгы вакытта гына да дүрт мөрәҗәгать кергән. Шуңа күрә аны өлешчә яңартырга булганнар.

Быел “Безнең ишегалды” программасы кысаларында шәһәрнең 16 ишегалдында балалар өчен барлыгы 7,4 миллион сумлык уен комплекслары урнаштырылачак.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев