Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзүчеләрне бүләкләделәр

Төзүче көне якынлашкан көннәрдә район башлыгы Рамил Гатиятуллин тармакның хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин капиталь ремонт бара торган социаль объектларда булып, аларның файдалануга тапшыруга әзерлеген тикшереп чыкты. Иң беренче ул “Рябинка” балалар бакчасына керде. Биредә быелның мартында мәктәпкәчә учреждениеләрне капиталь ремонтлау республика программасы буенча ремонт башланган иде. Төзекләндерү эшләренә 18 миллион сум акча бүленгән.

Эшләрнең күп өлеше инде башкарылган: җылыту, канализация, вентиляция һәм суүткәрү системалары, электрүткәргеч һәм электр приборлары алыштырылган, бинаның түбәсе һәм тәрәзәләре ремонтланган. “УКС” җәмгыяте директоры Радик Шәрипов сүзләренә караганда, идәннәрне һәм стеналарны ремонтлау төгәлләнеп килә, хәзерге вакытта ишекләр һәм сантехника урнаштыру бара.

Яз көне балалар сәнгать мәктәбендә дә капиталь ремонт башланган иде, ул “Мәдәният” илкүләм проектына керде, гомуми финанслау 26,6 миллион сум тәшкил итә. Бүгенге көндә биредә эшләрнең 70 проценттан артыгы башкарылган: идәннәр, бүлмәара стеналар сүтелгән, җылыту системасы алыштырылган, электр челтәрләренең, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләренең яңа каналлары сузылган, фасадны җылыту һәм тышлау эше төгәлләнеп килә. Шулай ук музыка уен коралларын, оргтехниканы, җиһазларны һәм методик әдәбиятны тулысынча яңарту күздә тотыла. Әлеге максатларга Татарстан бюджетыннан 7 миллион сумга якын акча бүленгән.

Район башлыгы Баулы аграр көллиятендә дә булды. Биредә тәрәзәләр һәм җылыту системасы ремонтка аеруча мохтаҗ булган. Хәзерге вакытта тәрәзәләрне алыштыру эше 50 процентка башкарылган.

Шул ук көнне төзелеш тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә Баулы районы башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды, алар – “УКС” җәмгыяте директоры урынбасары Ринат Абдуллин, ПВХ эшләнмәләр җыю цехы инженеры Илнур Һарунов, “Арэс” җәмгыяте электромонтёры Андрей Алёхин, “УКС” җәмгыяте штукатур-маляры Роза Тараканова, “УКС” җәмгыяте штукатур-маляры Людмила Королькова, “ЭнергоМонтаж Строй” җәмгыяте мастеры Руслан Сәхибгәрәев. “УКС” җәмгыяте директоры Радик Шәрипов “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде.

Рәсемдә: “ЭнергоМонтаж Строй” җәмгыяте мастеры Руслан Сәхибгәрәев район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X