Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тулган Ай ниләр вәгъдә итә?

Йолдызнамәнең кайбер билгеләрен яхшы хәбәр көтә.

Күктә тулган Айның балкуы — матур астрономик күренеш кенә түгел. Күпчелек кеше өчен бу үз тормышы турында уйланырга, мөһим карарлар кабул итәргә яки иске һәм кирәксез нәрсәләрдән котылу өчен сәбәп тә әле. 25 мартта тулган Ай Үлчәү билгесендә була.

Тулган Ай вакытында йолдызнамә билгеләренә нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

Һава билгеләренә (Үлчәү, Игезәкләр, Сукояр) шәхси тормышта уңышлар һәм күптәнге эшләрнең уңышлы тәмамлануын көтәргә кирәк.
Ут билгеләренә (Кучкар, Укчы, Арыслан) дипломатик сынауларга әзер булырга кирәк. Ачуыгызны контрольдә тотарга һәм нәтиҗә ясарга ашыкмаска тырышыгыз. Бу көнне юл куя белү бик мөһим.
Су билгеләренә (Кысла, Чаян, Балык) йолдызлар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф вәгъдә итә. Барлык борчу-мәшәкатьләр икенче планга күчәчәк, ә ял итү һәм көчне тергезү өчен тулысынча мөмкинлекләр ачылачак.
Җир билгеләре (Үгезбозау, Кыз, Кәҗәмөгез) акча белән эш итүдән һәм көтелмәгән әйбер сатып алудан аеруча сак булырга тиеш. Мөһим карар кабул иткәнче, ике тапкыр уйлагыз. Бу көн сездән детальләргә игътибарлы булуны һәм сак булуны таләп итә.

Бүген тулган Ай үз-үзеңне үстерү, элемтәләрне ныгыту һәм үз тормышыңа үзгәрешләр кертү өчен яхшы вакыт. Бу артык стресстан саклану өчен мөһим чор. Үзегезгә, теләкләрегезгә һәм ихтыяҗларыгызга колак салыгыз, һәм шул чакта туп-тулы Ай сезнең тормышыгызга бары тик уңай үзгәрешләр генә китерәчәк.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев