Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тукайның сөйгәне Баулы янындагы авылда мәдрәсәдә укыткан

Язучы һәм тарихчы Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф) туган ягыбызның үткәнен, күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын яктырткан ике дистәдән артык китап авторы буларак билгеле. Аның бөек шагыйребез Габдулла Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте турында әсәре быел төрек телендә дә дөнья күрде. Язучы белән "Маяк" газетасы әңгәмәсе әнә шул хакта.

- «Мәхәббәт - ул иске нәрсә, әмма һәрбер йөрәк аны яңарта», - дигән Такташ. Сезне Тукай мәхәббәте темасына кереп китәргә нәрсә этәрде?

- Тукай бит ул әсәрләре белән һәр татарның кечкенәдән үк күңеленә кереп кала һәм иҗатка әйдәп бара. Күпчелек каләм тибрәтүчеләр үзләренең язмаларында аның мирасына мөрәҗәгать итәләр һәм илһам алып яшиләр. Миңа да, Сукаешта туып, Кызылъярда үсеп, Томскийда укып һәм эшләп, туган якка кайткач, 1987 елда Ютазыда Габдулла Тукайның биш томлык әсәрләрен алырга насыйп булды. Кырыктан узган чакта, татар теленә сусап кайттым, гореф-гадәтләргә мөкиббән булып, ул томнарны укып, Тукайны өр-яңадан ачтым. Себердә тикшеренүләр эшендә тәҗрибә туплаган идем. Шул эшчәнлегем узган гасыр азагында шагыйрь мәхәббәтенә алып килде. Аның сөйгәне Зәйтүнә 1912 елда Каран Бишенде* авылында мәдрәсәдә укыткан дигәнне ишеттем. Ә ул авыл мин яшәгән Октябрьский шәһәре кырында гына. Чыннан да, ул авылда Мөхәммәтша бай мәдәрәсә тоткан. Казанга барып, музей-архивларда Зәйтүнәнең истәлекләрен, рәсем-блокнотларын таптым. Искиткеч хатирәләр. Совет заманында мәхәббәт темасы модада булмаган, алар архивта ята биргәннәр. Зәйтүнә бәйнә-бәйнә язган. Тукай турында бөтен истәлекләрне, китапларны җыйдым да, 2005 елның кышында утырып яздым. Шагыйрьнең сөйгәненә язган кырыктан артык шигырен Зәйтүнә истәлекләре белән аралаштырып куйган хәйран калырлык мәхәббәт тарихы килеп чыкты. Әлбәттә, аларның тормышын төрле чыганаклардан җенткеләп өйрәнергә туры килде, чөнки ялгышлык җибәрергә ярамый иде. Китапка кереш сүзне Тукай энциклопедиясе белгече, фәннәр докторы Зөфәр Рәмиев язды һәм фатихасын бирде.

- «Мәңгелек мәхәббәт» әсәре башта журналда дөнья күрде бит?

- Әйе, 2006 елда «Идел» журналында. Аннан Тукайның 120 еллыгы уңаеннан Татарстан китап нәшриятында китап булып чыкты. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты аны татар дөньясына таратуда ярдәм итте. Бер нөсхәсе «Татаринформ»ның Төркиядәге хәбәрчесе Раушания Алтайга барып ирешкән. Ә ул Истанбулда Тукай мәдәни һәм мәгърифәт үзәген җитәкләүче. 2009 елда үземә Төркиядә Зәйтүнә эзләреннән йөрергә насыйп булды. Тукай үлгәч, Зәйтүнә Зәйнулла ишанның улы Кадыйрга кияүгә чыга һәм туйдан соң хаҗга баралар. Бу сугыш башлаганган 1914 ел була. Рәсәйгә юл ябыла һәм алар Истанбулда калалар. Монда улары Атилла Рәсүлов (булачак язучы Атилла Расих) туа. Ул әнисенең катлаулы язмышын «Ишан оныгы» китабында язды, ә мин җиде ел шагыйрь белән Зәйтүнәнең аралашуларын яздым.

- Сезнең китапны интернетка да куйдылар бит.

- Ул чакта берничә дистә татар язучыларының әсәрләрен «Таткнигафонд» сайтына кую башланган иде. Китап зур тиражлы түгел, тиз сатылып бетте. Ярый әле Азнакай китапханәсенә 60 данәсе кайткан, рәхмәт төшкере. Берничә елдан соң әсәрне Казанда сукырлар җәмгыятендә аудиодиска яздырып, ил буенча тефлоүзәкләргә тараттылар.

- Ә төрек теленә кем тәрҗемә итте?

- Тәрҗемә эшен Раушания үтенече буенча Төркиядә яшәүче, университетта укытучы фәннәр докторы, профессор Чулпан Зарипова-Четин башкарган иде. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглу тырышлыгы белән Төркиядә Бенгу нәшриятында басылып чыкты. Арча якларында туып үскән Чулпанның: «Тукаебыз нур эчендә ятсын, бу китап аның рухына фатиха булып ирешсен», - дигән электрон хаты күңелемә хуш булды. Менә шулай төрки дөньяда танылган бөек шагыйребез Тукайның иҗатына мөкиббән булып яшәүче милләтәпәрвәр шәхесләребез изге гамәлләрен кылып торганда әдәбиятыбыз алгы юнәлештә булыр дигән өметтә калабыз. Менә кызык бит: китапның төрекчә исеме «EBEDI ASK», безнеңчә «Әдәби азык» кебек укыла. Китап, чыннан да, күңел азыгы булып, укучыларны илһамландырып торсын.

_______________________________________________________________

* Каран Бишенде авылы хәзерге Туймазы районында урнашкан, Баулыдан нибары 45 километр ераклыкта

«Маяк» газетасы, aznakaevo-rt.ru

Акварель И. Айдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы Тукай