Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тугызынчы майны быел тугыз сугышта катнашкан баулылы каршылый

Баулы районында утны-суны кичкән 18 ветеран исәпләнә.

Халик Габделкәрим улы Кәримов

1926 елның 23 октябрендә Татар Кандызы авылында туа. Җиде класс белем ала. 1944 елның ноябрендә кызыл армия сафларына алына. 1944 елның декабреннән 1945 елның маена кадәр укчы часть рядовой сугышчысы сыйфатында сугышчан бәрелешләрендә катнаша. Сугыш тәмамлангач, бомбардировка авиациясенә хезмәт күрсәтү частьләрендә хезмәтен дәвам итә һәм 1951 елның ноябрендә демобилизацияләнә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, юбилей медальләре һәм билгеләре белән бүләкләнә. Пенсиягә чыкканчы, “Южный” совхозында булып эшли.

 

Хаҗиәхмәт Миңнеәхмәт улы Миңнеәхмәтов

1927 елның 24 мартында туа. 1944-1946 елларда кызыл армия сафларында хезмәт итә. Сугыш елларында Балтыйк буе республикалары территориясендә барган сугышларда катнаша. Хәрби званиесе – ефрейтор.

Лаеклы ялга чыкканчы, “Урал” колхозында тракторчы булып эшли.

 

Иван Михайлович Поликушин

1927 елда Саратов өлкәсе Чапай районының Сухая Вязовка авылында туа. 1938 елда Башкортстанның Бакалы районы Дияш авылында биш класс тәмамлый. Сугышка кадәр леспромхозда эшли.

1944 елның июнендә 16нчы элемтә полкына алына. Иван Михайлович Ерак Көнчыгыш фронтында Япониягә каршы сугышта башта – рядовой, аннары ефрейтор һәм кече сержант була. 1945 елның август-сентябрендә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Аннары Хабаровск краенда запас элемтә полкында элемтәчеләр составында Охота диңгезе ярлары буйлап Магадан ягына таба элемтә линиясе сузуда эшли, командованиене элемтә белән тәэмин итә. 1950 елда демобилизацияләнә һәм туганы яши торган шәһәргә – Башкортстанның Октябрьский шәһәренә кайта.

1952 елдан башлап, пенсиягә чыкканчы, Баулы районы нефть тармагында эшли. “Японияне җиңгән өчен”, “Совет армиясенә һәм флотка 30 ел” медальләре, Җиңү хөрмәтенә истәлекле медальләр һәм “1941-1945 еллар фронтовигы” билгесе белән бүләкләнә. “ТАССРның атказанган нефтьчесе” исеменә лаек була.

 

Әхмәтгалим Гали улы Ханаев

1926 елның 1 апрелендә Татар Димескәе авылында туа. 1943 елның ноябреннән 1950 елның декабренә кадәр Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы елларында сугыш кирәк-яраклары ташуда, Көнбатыш Украина территориясендә бандеровчылар белән бәрелешләрдә катнаша. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

 

Нурфаяз Хәбибулла улы Шәмсуллин

1927 елның 29 августында Исергәп авылында туа. Сугыш башланган елны бары бишенче сыйныфны гына тәмамлаган була. Үз теләге белән колхозга атлар карарга керә, соңрак пешекче була, колхозчыларга ашарга пешерә.

Нурфаяз Шәмсуллин 1944 елда Кызыл Армиягә алына. Укчы-укыту полкында әзерлек курслары узгач, Сызрань шәһәрендә укчы частьтә хезмәт итә. Хәрби званиесе – кече сержант. Армиядә аның пешерү осталыгын белеп алалар, аңа хәтта берничә полкка ашарга пешерергә туры килә. Ул 1951 елда гына демобилизацияләнә.

Армиядән кайткач, Нурфаяз Хәбибулла улы нефть һәм газ чыгару предприятиесенә катлам басымын саклау цехына эшкә урнаша. Аның гомуми хезмәт стажы – 48 ел. Нурфаяз Шәмсуллин, тырыш хезмәте өчен, “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев