Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Яшьләр парламенты рәисе – яшьләр сәясәтен Конституциядә ныгыту турында

Нина Шимина Төп законга төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә карата үз позициясе турында сөйләде.

ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина фикеренчә, төзәтмәләр – яшьләр сәясәтен яхшырту юнәлешендә мөһим адым. Ул тавыш бирергә үз гаиләсе белән бергә килергә җыена. – Яшьләр парламенты әгъзалары да үз гражданлык позициясен күрсәтерләр дип өметләнәм. Без үзебез Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда Конституциягә «яшьләр сәясәте» терминын беркетү буенча тәкъдим кертүне сорадык, – дип аңлатты ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә. Россия Конституциясенең хәзерге вариантында яшьләр һәм яшьләр сәясәте турында искәртүләр юк. Бу өлкә федераль һәм төбәк законнары тарафыннан көйләнә. Әмма әлеге норматив-хокукый актлар кайвакыт бер-берсенә каршы да килә. Шимина сүзләренә караганда, 100 меңнән артык закон «яшьләр» сүзен яки «дәүләт яшьләр сәясәте»дигән сүзтезмәне үз эченә ала. Ил субъектларының 92 проценты дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә база законнарына ия. Конституциядә яшьләргә кагылышлы үзгәрешләр законнарны тәртипкә салачак һәм яшьләрнең социаль үсеше өчен уңай шартлар тудырачак, аларга сәяси, икътисадый, иҗтимагый һәм мәдәни тормышта катнашырга ярдәм итәчәк. ТР Яшьләр парламенты рәисе фикеренчә, РФ Конституциясенең яңа редакциясе иң яхшы вариант булып тора. Бу яшьләргә юнәлтелгән милли проект барлыкка килүгә һәм үз урыннарын табып, тормышларын лаеклы кору өчен яңа мөмкинлекләр ачуга ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев