Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яши

Шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен Исергәп авылында яшәүче хезмәт ветераны Бибигөл апа Батраева да билгеләп үтте. Әниләрен, әбекәйләрен олы юбилее белән котларга аның өенә балалары, оныклары җыелды, бергә тату гомер иткән күршеләре керде, район җитәкчелеге килде.

Өй бусагасын атлап керүгә үк безне көләч йөзле Бибигөл апа Батраева каршы алды. Аны кочаклап алмыйча мөмкин түгел иде, ул чын Ак әби сыман, үзенә тартып тора. Аның кояшта каралган йөзенә ишәрәләп, кайда болай кызындыгыз дип сорамый булдыра алмадым.

–  Бәрәңге бакчасында шулай каралдым, –  дип, көлеп җибәрде ул. – Төркиягә барып йөрисе дә юк, үзебездә дә кояш бер дә ким кыздырмый.

Бибигөл апа өчен бакчада эшләү, үзе әйтүенчә, “сөяк язу” өчен бик яхшы. Иртән күзне ачуга хуҗалыктагы эшләрне башкарырга йөгерә ул. Әле җитмәсә быел бер көтү үрдәк тә алган. Йортта кош-корт гөрләп торса күңелле ич, ди. Бер сүз белән әйткәндә, Бибигөл апа “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девизы астында гомер итә. 

Бибигөл апаның кызы Мөхлисә апа сүзләренә караганда, әниләре чынлап та бик эш сәючән кеше. Кыш буе пенсия акчасын туплап, җәйгә чыгуга өендә я ишегалдында берәр эш башкарта – ремонт ясата я башкасын хәстәрләтә. Аның ишегалды да, өе дә чиста, пөхтә, хуҗасы сыман якты. 

Бибигөл апа гомере буе авыл колхозында хезмәт куйган – кырда да эшләгән, күп еллар сыер сауган, соңрак мәктәптә техничка хезмәтен башкарган. 

12 яшеннән үги ана белән үскән кызның балачагы сугыш чорына туры килгән – ул бик иртә авыр хезмәткә җигелгән. Фидакарь хезмәте өчен Бибигөл апа күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. 

Тормыш иптәше Вагыйз абый белән (ул, кызганчыка каршы, инде вафат) ике бала тәрбияләп үстергәннәр. 

– Әни шундый бала җанлы, гомере буе балалар дип яшәде, тырышты, һаман да без дип өзелеп тора, – ди кызы Мөхлисә апа һәм аның күзләренә яшь тула. – Аны без бик хөрмәт итәбез, сәламәт булсын, ул – өенең нуры. 

Бибигөл апа бүгенге көндә дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгына сөенеп, һаман да хезмәттән тәм табып, гомеренең һәр көненең кадерен белеп яши. 

– Барыбызга да күңел тынычлыгы насыйп итсен. Булган тормышка риза булып яши белергә, бик артыгын өмет итмәскә кирәк, – ди юбиляр. 

Кызлары, оныклары янында булмаганда, хәлен белергә аның җан күршесе Әлфия апа Кашапова бар. Алар бергә шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып, 54 ел тату гомер кичерә. Бибигөл апаның юбилее көнне дә Әлфия апа кызлары һәм оныгы белән күршесен котларга, ихлас  теләкләрен җиткерергә кергән иде. 

Юбилее белән хезмәт ветеранын тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильмира Хөснуллина килде. Ул юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбиляр барысына да чын күңеленнән бик зур рәхмәтен белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев