Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Торак-коммуналь хуҗалыгы кышка әзер

Шәһәрнең торак-коммуналь предприятиеләре ел саен кышкы сезонга ныклап әзерләнә.

Баулы шәһәре һәм Баулы районының Идарәче компаниясе 184 күпфатирлы йортка (11 меңнән артык кешегә) хезмәт күрсәтә.

Йортларга алты оешма хезмәт күрсәтә, аларда 22 ишегалды себерүче эшли. Идарәче компания директоры Руслан Хәбибуллин  билгеләп үткәнчә, күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче оешмаларның барысында да хезмәткәрләр җитәрлек.

Кышкы сезонга әзерлек кысаларында  күпфатирлы йортлар подъездларын, түбәләрен, фасадларның бер өлешен ремонтлау эшләре башкарылган. Кар чистарту техникасы, йөк машиналары, АГП әзерләнгән. Хезмәт күрсәтүче оешмалар кыш көне ишегалларына сибәргә 45 тонна ком-тоз катнашмасы да әзерләп куйган.

– Кышкы сезонга әзерлек барышында артык кыенлыклар булмады, барлык йортларда җылыту сситемасын юдырту һәм опрессовкалау үткәрелде, барлык йортларга да җылылык җибәрелде, – дип сөйләде безгә Руслан Хәбибуллин. – Эштә төрле проблемалар булып тора, аларны тиз арада хәл итәбез. Кышын кыенлыклар булмас, дип өметләнәбез.

Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев