Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төнлә тынлыкны бозган өчен федераль дәрәҗәдә штраф кертергә тәкъдим иттеләр

Әлегә мондый штраф илнең кайбер төбәкләренең законнарында гына каралган.

Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзалары тынлыкны һәм төнлә тынычлыкны бозган өчен штрафларны РФ Административ хокук бозулар кодексына кертү тәкъдиме белән чыкты.

«Известия» газетасы язуынча, комитет рәисе Ярослав Нилов Административ хокук бозулар кодексының 20нче бүлеген төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган өчен административ җаваплылык турындагы маддә белән тулыландырырга тәкъдим итте. Әлегә бу илнең кайбер төбәкләре законнарында гына каралган.

РФ Торак кодексының кайбер маддәләрендә күршеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга юл куярга ярамавы турында әйтелә. РФ Югары суды пленумы карарында төнлә рөхсәт ителгәннән көчлерәк тавыш белән музыка тыңлау, телевизор карау, музыка коралларында уйнау, шулай ук ремонт һәм төзелеш эшләре алып бару мисал буларак китерелә.

Шуңа бәйле рәвештә, төнлә тынлыкны бозган өчен Административ хокук бозулар кодексына административ штраф (гражданнарга 2,5-5 мең, вазифаи затларга 10-20 мең, юридик затларга 50-100 мең сум) кертергә кирәк, дип искәртә Нилов.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/10-01-2022/t-nl-tynlykny-bozgan-chen-federal-d-r-d-shtraf-kerterg-t-k-dim-ittel-r-5846851

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев