Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тимур Нагуманов сентябрьдә сайлаудан соң Әлмәт районын җитәкләргә мөмкин

Әлмәт депутатлары Татарстанның элеккеге бизнес-омбудсменын районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп раслады.

Тимур Нагуманов 8 сентябрьдә көзге сайлау вакытында район советы депутаты мандатын ала алса, Әлмәт районы башлыгы вазифасында эшли башларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Район башлыгы итеп җирле совет депутаты билгеләнә. Ә Тимур Нагуманов әлегә район советы депутаты түгел. Шуңа күрә аны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләделәр. Бу статус Нагумановка район җитәкчесе эшчәнлеген тулысынча алып барырга мөмкинлек бирә. Ә көз көне узачак сайлау нәтиҗәләре буенча, аны хезмәттәшләре - депутатлар сайлаганнан соң, башлык була ала», – диде Галимова.

Татарстанның элеккеге бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов кичә район советы сессиясендә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп расланды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты исеменнән халык ышанычлыларына кандидатураны тәкъдим итте.
 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188661/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ