Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Телевизор аша кешенең акчасын ничек урлап була?

Хакерлар халыкны алдауның яңа ысулын тапкан. Хәзер смарт-телевизор аша кешенең банк картасына кереп була икән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте. "Хакерлар Россиянеке, алар күпчелек очракта чит ил кешеләренә һөҗүм итә.

Европа илләренең кайсыберләрендә Амазон сервисын кулланучыларның акчаларын урлаганнар инде", диелә бу хәбәрдә.  Акчасын урлаткан кешеләрнең берсе полициягә мөрәҗәгать иткән. Соңгы берничә айда аның банк картасы ярдәмендә электрон сервистан әйберләр сатып алалар. Акча картадан алынгач кына, бу кеше урлау турында белә.
Белгечләр зыян күрүче кешеләрнең аккаунтларына смарт-телевизор аша тоташуларын ачыклаган. Моннан котылу өчен ике факторлы аутентификация дә, пароль алмаштыру да ярдәм итми икән.

 

 *Smart TV - акыллы телевидение яки Connected TV — интернет һәм цифрлы интерактив сервислар ярдәмендә эшли торган заманча телевизорлар. Алар компьютер белән телевизор катнашмасы. Аның ярдәмендә фильмнар, мультфильмнар карап була, интернетка кереп төрле интерактив чаралар куллану мөмкинлеге бар. Хәзер телевизорларның күпчелеге әлеге форматта эшләнә.

 

Фото:http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/copayjavap/-televizor-asha-keshene-akchasyn-nichek-urlap-bula/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев