Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат көне белән котлады

Бүген — Татарстан Республикасы матбугаты көне.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

"Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, ветераннар һәм яшь каләм ияләре, басма матбугатны әзерләүдә, чыгаруда һәм таратуда катнашучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Татарстан медиа-бергәлеге турында сүз барганда, соңгы елларда бу өлкәдә булган җитди структур үзгәрешләрне аеруча билгеләп үтәсем килә. Журналистлар берлеге кадрлар белән дә, оештыру ягыннан да ныгытылды, җәмгыять алдында җаваплылык артты. Татарстанлыларны борчый торган актуаль темаларга статьялар күбрәк чыга башлады. Конъюнктур материаллар саны кимеде.

Монологлар урынына ачык, үткен һәм эмоциональ диалог алмашка килде, ул “нью-медиа” вәкилләрен, блогерларны, мессенджерларны, социаль челтәрләрдән файдаланучыларны актив җәлеп итә.

Кадерле дуслар!

Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, Татарстан медиа-бергәлеге вәкилләренә җаваплы хезмәтегез, аудиториягә хөрмәтегез өчен, гадел һәм үткен каләмегез, хак сүзләрегез белән кешеләргә ярдәм итүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим", - диелә котлауда.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/19/186245/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев