Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның авыл җирлекләрендә яңа вазифа кертелергә мөмкин

Муниципалитет органнарына авыл торак пунктларында старосталар билгеләү мөмкинлеген бирә торган закон проекты әзерләнгән.

Татарстанның авыл торак пунктларында старосталар барлыкка килергә мөмкин. Җирле үзидарә турындагы законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан әлеге закон проектын депутатлар Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында карады.

“Федераль законнар белән авыл торак пунктларында старосталар институты кертелә. Закон проекты [республика законын] федераль законга яраклаштырып эшләүгә җибәрелде”, - дип аңлатты комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин.

Шулай ук ул : “Әлеге пунктның үтәлүе мәҗбүри түгел, ул авыл җирлекләренең уставында вариант буларак язылырга тиеш. Бу - яңа институт кебек”, - дип билгеләп үтте.

"Закон проекты старостага махсус таныклык бирүне күздә тота”, - дип өстәде Хәбибуллин.

Закон проекты муниципаль берәмлек органнарына авыл җирлекләрендә старосталар сайлап кую мөмкинлеген бирә. Старостаның статусы һәм эшчәнлеге мәсьәләләрен муниципалитет уставы яки аның вәкаләтле органының хокукый акты нормативлары билгели ала.

“Татар-информ”, Надежда Гордеева

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/13/171495/

Фото https://vk.com/shahrikazanda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев