Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак

Юл-төзелеш эшләре республиканың барлык зур шәһәр агломерацияләрендә узачак.

Быел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 218 километрны тәшкил иткән юлларны ремонтлау планлаштырыла. Әлеге эшләргә федераль бюджеттан 9 миллиард сумнан артык финанслар бүленәчәк. Шулай ук Татарстан бюджетыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк.

Илкүләм проект нигезендә, гомуми озынлыгы 96 километрдан артык төбәк әһәмиятендәге 52 юл төзекләндереләчәк. Шулар арасында: Казан — Шәмәрдән, Чаллы — Водозабор — Илбакты — Калмия — Минзәлә — Боерган, М7 «Волга» — Иске Матвеевка, Арча — Зур Әтнә, Зәй — Бухарай һ.б.

Моннан тыш республиканың барлык зур агломерацияләрендә дә юл-төзелеш эшләре узачак. Мәсәлән, Казан агломерациясендә барлыгы 61 километрдан артык озынлыкны тәшкил иткән 32 объект ремонтланачак.

Чаллы агломерациясендә юл ремонты барлыгы 48 километр озынлыктагы 12 объектта үткәреләчәк. Түбән Кама агломерациясендә гомуми озынлыгы 11 километр булган 5 объект ремонтланачак.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының яңартылган паспорты 2021 елда расланды. Моңа кадәр ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дип атала иде. Проектның максаты — 2024 елга зур шәһәр агломерацияләрендәге юллар челтәренең норма таләпләренә туры килүен 85 процент дәрәҗәсенә җиткерү.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/19-04-2021/tatarstanda-yullarny-remontlauga-ilk-l-m-proekt-buencha-12-mlrd-sum-totylachak-5820078

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев