Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда талпаннарның алданрак уянуы күзәтелә

«Йокыдан уянган бөҗәкләр әле безгә зарар китерә алмый. Алар бик аз хәрәкәтчән, әле кешеләр дә урманга бик аз йөри», - диде КФУ профессоры.

Кышын аномаль җылы һәм кар аз булу, шулай ук яз иртә килү сәбәпле, Казанда яшәүче кайбер кешеләр быел талпаннарның иртә уянуын күреп алган. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә биоэкология, гигиена һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге кафедрасы мөдире профессор, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов вакытыннан алда уянган талпаннарның кешеләр өчен куркыныч булу-булмавы турында сөйләде.

«Чыннан да, талпаннарның иртә уянуы турында хәбәрләр бар, әлегә бөҗәкләр алай хәрәкәтчән түгел. Талпанга кешенең тәненә эләгү өчен кайдадыр ботак яки яфрак очында ныгып урнашырга кирәк, ләкин ул әлегә моны эшли алмый. Йокыдан уянган бөҗәкләр әле безгә зарар китерә алмый. Алар бик аз хәрәкәтчән, әле кешеләр дә урманга бик аз йөри», - диде спикер.

Матбугат конференциясендә катнашучылар Татарстанда узган кышның аномаль җылы булуы сәбәпле, «алсу», «чия», «гадәти булмаган» һәм «еврокыш» дип әйтүләрен искәртте. Март тәмамланырга өлгермәде, ә ай инде җиде җылы температура рекорды куйды.

Казанда беренче тапкыр быел 11 мартка кар эреп бетте. Моңа кадәр рекорд булып 1951 ел саналган, ул вакытта кар 26 мартта эреп беткән. Быел кар ике атнага иртәрәк эреп беткән булып чыга.

 

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/ecology/23-03-2020/tatarstanda-talpannarny-aldanrak-uyanuy-k-z-tel-5731051

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев