Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда соңгы ун елда социаль объектларны интернетка тоташтыру буенча иң масштаблы программа гамәлгә ашырыла

Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты югары тизлекле интернетка тоташачак.

Бу – техникумнар һәм колледжлар, ФАПлар һәм янгын сүндерү частьләре, авыл җирлекләре администрацияләре һ.б. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан республикага өстәмә рәвештә 1 млрд. сум акча бирелә. Тулаем алганда, кертемнәр 2 млрд сумнан артып китәчәк.

Социаль әһәмияткә ия булган учреждениеләрне бөтендөнья интернет пәрәвәзенә тоташтыру «Цифрлы икътисад» милли проектының «Мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында уза. Программа нигезендә, башта 2021 елда республиканың 802 социаль объектында югары тизлекле интернет үткәрү планлаштырылган иде.

Федераль бюджеттан бер миллиард сум күләмендә акча җәлеп итү хисабына проект киңәйтелде. Шул ук вакытта нәкъ менә безнең республика җәлеп ителә торган федераль акчалар буенча төбәкләр арасында лидер булды.

Интернет Татарстанның өстәмә 1 755 социаль объектында барлыкка киләчәк.

1 283 ФАП, 3 техникум, колледж, 528 җирле үзидарә органыны, 120 янгын сүндерү бүлеге, 541 мәдәният учреждениесе, 82 Росгвардия объекты югары тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу – соңгы ун елдагы иң масштаблы программа.

Чагыштыру өчен, 2010-2020 елларда югары тизлекле интернет 4 мең социаль объектка гына үткәрелгән. Шул ук вакытта 2020 елда югары тизлекле интернет белән 733 объект тәэмин ителгән.


Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X