Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда ковидка бәйле чикләүләрне бетерүгә бәйле карарны мартта кабул итәчәкләр

Республикада чикләүләр узган елның мартында кертелгән тәртиптә бетереләчәк.

Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән кайбер чикләүләрне бетерү турында карарны киләсе айда кабул итәчәкләр.

Бу хакта узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы - республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Февральдә мониторг ясыйбыз, шуңа күрә бу айда чикләүләрне бетерүне планлаштырмыйбыз. Әгәр вазгыять бүгенге кебек уңай булса, мартта чикләү чараларын бетерү турында мәсьәлә һичшиксез каралачак», - диде спикер

Марина Патяшина сөйләгәнчә, әлегә төнге клубларга эшләргә рөхсәт итүләре икеле, чөнки бу күңел ачу оешмалары белән Татарстанда яшәүчеләрнең беразы гына кызыксына һәм төнге клубларны ачуга ихтыяҗ зур түгел.

«Чикләү чараларын бетергәндә, аларны керткән вакыттагы тәртип буенча эш итәчәкбез. Яз көне чикләү чараларын кертүнең беренче, икенче һәм өченче этабы буенча федераль Роспотребнадзор хезмәтеннән методик киңәшләр булган иде. Чикләүләрне шул ук эзлеклелектә бетерүне максат итеп куябыз», - диде Татарстанның баш санитар табибы.

Фото: pixabay.com

Чыганак: "Татар-информ"

 

Тулырак: http://bugulma-tat.ru/news/news/tatarstanda-kovidka-byle-chikllrne-beterg-byle-kararny-martta-kabul-itchklr-podrobnee-httpstatar-informtatarnewshealth19-02-2021tatarstanda-kovidka-b-yle-chikl-l-rne-beter-g-b-yle-kararny-martta-kabul-it-ch-kl-r-5807809

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев