Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда кабат авыл ипотекасы бирә башладылар

Кредит суммасы 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

Татарстанда банклар яңадан авыл ипотекасын бирә башлады. Республикада яшәүче 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге кеше еллык ставкасы 3 процентлы ташламалы кредит алуга гариза бирә ала. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Авыл җирендә тормыш сыйфатының шәһәр мохитеннән калышмавы мөһим. Авыл ипотекасы — авылларда һәм зур булмаган торак пунктларда эшче көчләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк инструмент, шуның белән авылдан китүче халык санын киметә алабыз», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Кредит акчалары авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алуга бирелә. Авыл ипотекасын шәхси йорт төзелешенә дә алырга мөмкин. Кредитны җир кишәрлеге булган таунхауста яки биш катка кадәр күпфатирлы йортта төзелә торган яки әзер торак сатып алуга рәсмиләштерергә мөмкин.

Кредит суммасы 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Башлангыч кертем 10 проценттан башлана.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/21-06-2021/tatarstanda-kabat-avyl-ipotekasy-bir-bashladylar-5827569

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев