Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда июль аенда коронавирустан бер кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан чирләүчеләрнең саны арта бара. Мәсәлән, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән 58 кеше авырган. Стопкоронавирус.рф порталындагы мәгълүматлар шуны күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, кичә республикада июль башыннан бирле беренче тапкыр тәүлек эчендә теркәлгән коронавируслы кешеләр саны илледән артып китеп, 53 авыручы теркәлде. Бүген исә рәсми сан тагын да югарырак күтәрелде. Бер үлем очрагы да ачыкланган — вирустан үлем очрагы соңгы тапкыр 7 июльдә теркәлгән булган.

Хастаханәгә дәвалауга салган кешеләр саны 4 августта, киресенчә, алдагы көннән түбәнрәк: кичә 62 очрак теркәлсә, соңгы тәүлектә – 46.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 154 101 кеше коронавирус йоктырган. 140 485 пациент савыккан, узган тәүлек эчендә 17 кеше чирне җиңгән.

Моңарчы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын ревакциацияләү эшен көчәйтергә кушкан иде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чаралар көзге-кышкы чорда авырулар санының артуына юл куймаска ярдәм итәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев