Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда – дуңгызларның Африка чумасы авыруы

Баулы районы баш ветеринары бу вәзгыятькә аңлатма бирде.

Шушы көннәрдә республикабызның Спасс районында шәхси хуҗалыкта дуңгызларда Африка чумасы авыруы ачыкланган. Шул сәбәпле, Татарстанда терлекләр һәм кош-корт арасында инфекцияле авыруларны булдырмауга юнәлтелгән чаралар көчәйтелгән.

– Баулы районында ит продукциясе, терлек, терлек азыгы, кош-корт һәм кош продукциясе кертү һәм чыгару кагыйдәләре катгыйланды, – дип хәбәр итте Хезмәткә дан редакциясенә район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов.

Ветеринария белгечләре дуңгыз асраучы баулыларга, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә һәм эшчеләренә аеруча җаваплы булырга катгый киңәш итә. Хуҗалыклар территорияләренә әлеге йогышлы авыру вирусы эләкмәсен өчен, дуңгызчылык хуҗалыклары ябык режимда эшләргә тиеш. Кыргый фаунадан хуҗалыкларга авыру йокмасын өчен, терлекләре урманга кертмәү зарур. Санитар куркынычсызлыкны тәэмин итәр өчен, барлык ветеринария таләпләрен үтәргә кирәк.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X