Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 6,6 проценты БДИ тапшырмый

Быел дәүләт чыгарылыш имтиханын сайлаган укучылар киләсе елларда БДИ тапшыра алачак.

Татарстанда быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 6,6 проценты, ягъни 1196 кеше бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) урынына дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшыра.

«Бүгенге мәгълүматлар буенча, 2021 елда республикада 18 меңнән артык укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Шуларның 16509ы — быелгы чыгарылыш укучылары, 1307се — мәктәпне алдагы елларда тәмамлаганнар, 186сы — урта һөнәри белем алучылар. 1196 укучы БДИ урынына дәүләт чыгарылыш имтиханы сайлаган», — диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Имтиханнарны сайлау буенча гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителгән. Әлеге сроктан соң гаризаларны нигезле сәбәп булган очракта гына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына юлларга мөмкин. Төп шарт — гариза имтиханга кадәр кимендә ике атна алдан тапшырылырга тиеш.

Дәүләт чыгарылыш имтиханын, нигездә, югары уку йортына керергә җыенмаган, ләкин аттестат алырга теләгән укучылар тапшыра. Аттестат алу өчен имтиханны рус теленнән һәм математикадан бирергә кирәк.

Министр сүзләренчә, дәүләт чыгарылыш имтиханы БДИ кабул итү пунктларында тапшырыла. Сынау процедурасы бердәм дәүләт имтиханы кебек үк, ләкин биремнәр аерыла.

Быел дәүләт чыгарылыш имтиханын сайлаган укучылар, киләчәктә югары уку йортына керү теләге уянган очракта, киләсе елларда БДИ тапшыра алачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/09-03-2021/tatarstanda-byelgy-chygarylysh-syynyf-ukuchylaryny-6-6-protsenty-bdi-tapshyrmyy-5811529

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев