Татарстанда банк карталары белән бәйле алдау очраклары арткан
Мошенникларга карта мәгълүматларын, пин-кодны әйтүчеләр арасында яшьләр күп, ди Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.
Эчке эшләр министрлыгы банк карталары белән бәйле мошенниклыкның артуын искәртә. Мошенникларга карта мәгълүматларын, пин-кодны әйтүчеләр арасында яшьләр күп. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре Раил Куряков.
"Мошенниклар халыкка банк карталары блокировкалануы турындагы смс-хәбәр җибәрә. Бу мәсьәләне хәл итү өчен үзен банк хезмәткәре буларак таныштыра һәм түләү картасының реквизитларын сорый. Нәтиҗәдә карта хуҗасы акчаларын күчерә яки мошенник өчен мобиль банк тоташтыра", – диде ул.
Татарстанда банк картасыннан акча урлауның 530 очрагы теркәлгән. Мошенникларга карта мәгълүматларын, пин-кодны әйтүчеләр арасында яшьләр күп.
Раил Куряков банк картасы турында мәгълүматны башкаларга хәбәр итмәскә киңәш итә.
Ләйлә Хәкимова
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/11/176840/
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев