Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 55 км төбәк юллары һәм алты күпер төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк

Бакча ширкәтләренә керү юлларына 300 млн сумлык ремонт ясалачак.

Татарстанда юл эшләре программасы буенча быел 55,5 км төбәк юллары, бер юлүткәргеч һәм алты күпер төзергә һәм реконструкцияләргә планлаштыралар. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл эшләре программасы буенча 145,4 км төбәк юллары һәм биш күпер ремонтланачак. Моннан тыш, бакча ширкәтләренә керү юлларына 300 млн.сумлык ремонт ясалачак.

«Юл-урам челтәрен ремонтлау программасы буенча, вак таш-ком катнашмасы кулланып, 1 млрд. сумлык эшләр башкару планлаштырыла. Торак пунктларда 1 млрд.сумлык асфальт — бетон өслеге яңартылачак һәм муниципаль юл фонды акчасы хисабына 1,18 млрд. сумлык», - дип сөйләделәр министрлыкта.

2021 елда республикада автомобиль юлларын төзү, ремонтлау һәм карап тотуга 26 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирергә җыеналар.

Татарстанда узган елда 61,76 км төбәк автомобиль юллары, дүрт юлүткәргеч һәм 13 күпер төзелде һәм реконструкцияләнде, шулай ук Төбәк әһәмиятендәге 371,6 км автомобиль юллары һәм алты күпер ремонтланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев