Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 110 меңгә якын кеше бурычлары аркасында чит илгә чыга алмый

Россиядән читкә чыгуны чикләү турындагы карар 10 мең сум тәшкил иткән очракта да чыгарылырга мөмкин.

Татарстанның 110 меңгә якын кешесе бүгенге көндә җыелган бурычлары аркасында илдән чыга алмый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан  идарәсенең оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин хәбәр итте.

Ул кайбер очракларда Россиядән читкә чыгуны чикләү турындагы карар чагыштырмача зур булмаган бурыч - 10 мең сум тәшкил иткән очракта да чыгарылуын әйтте. Бу алиментлар буенча бурычларга, милеккә зыян салу яки туендыручысын югалту буенча һәм башка социаль әһәмияткә ия түләүләргә кагыла.

Калган очракларның күбесендә карар бурычлары 30 мең сумнан артып киткән кешеләргә карата чыгарыла.

«Тик бер яңалык бар: башкарма эш кузгатылып ике ай үткәннән соң, гражданинның бурычы 10 мең булганда илдән чыгу чикләнергә мөмкин. Кайчагында гражданнар бурычның бер өлешен түли, бусаганы 30 меңнән түбәнрәк төшерә һәм суд приставлары өчен чикләү мөмкин түгел дип уйлый, әмма бу алай түгел», - дип сөйләде Ибәтуллин.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, карар бурычларны тулысынча түләгән очракта гына гамәлдән чыгарыла.

Приставлар Татарстан халкын, илдән киткәндә очыш вакытында проблемаларны булдырмас өчен, теләсә кайсы сәфәр алдыннан үз бурычларын тикшерү кирәклеген искәртә.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/22-12-2021/tatarstanda-110-me-g-yakyn-keshe-burychlary-arkasynda-chit-ilg-chyga-almyy-5845697

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев