Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак?

Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәрен атады.

Быел төп язгы мәктәп бәйрәмнәрен әти-әниләр катнашында үткәрергә рөхсәт иттеләр. Ә менә спиртлы эчемлекләргә кагылышлы таләпләр катгый булачак.

Соңгы кыңгырау, гадәттә, 25 майда (быел чәршәмбе) чыңлый, һәм күпчелек мәктәпләрдә традициягә туры китереп «Соңгы кыңгырау» көне билгеләнде инде. Мәгариф министрлыгы чыгарылыш кичәләрен бөтен ил буенча шимбә көнне 25 июньдә үткәрергә тәкъдим итте.

Бәйрәм көндезге форматта, кунаклар катнашында узачак.

"Ата-аналар мәктәп яки балалар бакчасында үтәчәк әлеге чарада катнаша алачак. Шул ук вакытта ата – аналарны чыгарылыш кичәсенә кертү турында ахыргы карарны учреждение җитәкчесе кабул итә", – диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Утренник һәм тантаналы линейкаларны саф һавада үткәрергә киңәш итәләр. Бина эчендә дә ярый, тик бу очракта-сыйныфлар аерымланган булырга тиеш яки ул  актлар залында, барлык санитар таләпләрне үтәп үткәреләчәк.

Соңгы кыңгырау көнендә шәһәрләрдә хәмер сатуны тыялар - бу катгый таләп.

26 майда унберенче сыйныф укучылары өчен БДИ тапшыру старт ала. Имтиханнарда катнашу өчен Россия буенча 737 000 кеше теркәлгән.

Мәгариф министры Сергей Кравцов:

«Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре-бу традиция, аннан башка уку елын тәмамлау мөмкин түгел. Шуңа күрә безнең илнең барлык мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» да узачак»

Роспотребнадзор:

«Ата-аналар мәктәп яки балалар бакчасында үтәчәк тантаналы чарада катнаша алачаклар. Санитар кагыйдәләр буенча бу тыелмый. Шул ук вакытта ата-аналарны утренник яки чыгарылыш кичәсенә кертү турында ахыргы карарны учреждение җитәкчесе кабул итә. Утренник һәм тантаналы линейкаларны саф һавада үткәрергә тәкъдим ителде».

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstan-mktplrend-sogy-kygyrau-kaychan-chylayachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев