Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашура көне белән котлый

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашура көне белән котлый. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез!

Мөхәррәм аеның 10нчы көнендә, ә Милади календаре буенча 20 сентябрьдә мөселманнар өчен мөбарәк көннәрнең берсе – Гашура җитә.

Гашура – әһәмиятле, тарихи, сөенечле вакыйгаларга бай булган көн. Шуларның аеруча мөһим булганнары пәйгамбәрләр белән бәйле: Аллаһы Тәгалә аларны Үзенең рәхим-шәфкате белән бик күп бәла-казалардан нәкъ Гашура көнендә коткара.

Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәллам Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдиләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Яһүдиләр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне зурлап ураза тотабыз”, – дип җавап биргәннәр. Шуннан соң пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәллам үзенең өммәтен дә бу көндә ураза тотарга өндәгән. Аннан: “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән.

"Хөрмәтле дин кардәшләр! Мин сезне бу көнне ураза тотарга, Коръән сүрәләре, салаватлар укырга, сабыйларны, якыннарыбызны сөендерергә, мохтаҗларга сәдакалар өләшергә, мәрхүмнәр рухына догалар кылырга, саваплы гамәлләр эшләргә чакырам.

Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә илебезгә тынычлык, тотрыклылык бирсен, һәрбарчабызга нык һәм сабыр булып, динебез кушканнарны үтәп яшәргә язсын!" - диелгән котлауда.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/19/171834/

Фото https://tatar-inform

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев