Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Хөкүмәт йортында минималь хезмәт хакы күләмен билгеләделәр

Ул - 7 мең 309 сум тәшкил итәчәк. Яңалык рес­публика икъти­са­дының бюджеттан тыш секторы оешмаларына кагыла. Килешү Татарстан проф­союзлары федерациясе, Эш бирүчеләр берләш­мә­ләре­нең координация советы һәм Министрлар Кабинеты арасында имзаланды.

Татарстан Премьер-ми­нист­ры Илдар Ха­ликов сүз­ләренә караганда, бу өченче очрашу инде. Тәүге тапкыр минималь хез­мәт хакы турындагы киле­шү­не 2007 елда имзалаганнар. Бүгенгә кадәр 2014 елда кабул ителгән документ га­мәл­дә булган. Аның ни­ге­зен­дә иң түбән айлык хезмәт хакы 6 мең 420 сум тәшкил иткән.

- Россия Президен­ты­ның "май указлары" ниге­зендә, Татарстанда бюджет тармагында эшләүче­ләр­нең хез­мәт хакын арттыру юнәле­шендә эш алып барыла, - диде Илдар Халиков. - Республика быелның беренче яртысында уртача айлык акча күләме буенча ил төбәкләре арасында - 26, Идел буе федераль ок­ругында беренче урында тора. Яңа килешү түбән хез­мәт хакы алып эш­ләү­че­ләр­нең айлык акчасын арттырырга да ярдәм итәчәк.
Әлеге документ федераль бюджеттан акча ала торган оешмаларны исәпкә алмыйча, республикадагы барлык эш бирүчеләргә кагылачак. Ки­лешмәгән оч­рак­та алар килешү басылып чык­каннан соң бер ай эчен­дә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына хат юлларга тиеш. Андыйларны җентекләп тик­ше­рә­чәк­ләр.

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев