Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Кандызыда яшәүче Хәлиуллиннар: “Бүгенге тормышыбызга шатланып яшибез”

Илшат һәм Раушания Хәлиуллиннар – Татар Кандызы авылының күркәм гаиләләренең берсе, алар икесе дә – 30 елдан артык тәҗрибәсе булган укытучылар.

Бүгенге көндә берсе директор вазыйфасын алып барса, икенчесе аның ярдәмчесе – директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары. Бетмәс-төкәнмәс кәгазь эше, белем бирү процессы – катлаулы да, шул ук вакытта җаваплы да. Илшат Шамил улы – укытучылар династиясенең дәвамчысы, хезмәтчәннәре өчен таләпчән җитәкче, үз эшен җиренә җиткереп эшли торган кеше. Илшат Шамил улы инициативасы белән мәктәп территориясендә теплица, кышын шугалак эшли. Районда бер булган икмәк музее да Татар Кандызы мәктәбендә урнашкан.

Хәлиуллиннарның күпчелек вакытлары мәктәптә уза, алар тормышларын мәктәптән башка күз алларына да китерә алмыйлар. Хәтта яшәгән йортлары да аларның белем учагына терәлеп тора.

Йорт бусагасын атлап кергәч, Хәлиуллиннар инде башка төрле. Биредә үзенчә мәшәкатьле тормыш, алар монда ир һәм хатын. Яшьлекләренең күкрәп чәчәк аткан мәлендә бер-берсен табып, парлы тормыш башлыйлар. Дәфтәр сызыгыдай янәшә барган гомер юлларының 30 елдан артык елын алар бергә атлыйлар. Бер сүздә, бер карашта булып җиңел булмаган тормыш диңгезендә чайкалалар.

Мәхәббәтле, пар канатлар хакында тулырак итеп Баулы телевидениесенең “Пар балдаклар” тапшыруыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев