Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар энциклопедиясенең интернет сайты дөнья күрде

Интернетта урнаштырылган мультимедияле энциклопедия 6 томлы "Татар энциклопедиясе"нә нигезләнә.

27 декабрьдә "Tatarica. Татар энциклопедиясе" исемле сайтhttp://tatarica.org/tat дөнья күрде. Бу – Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты башкарган мультимедияле энциклопедия. Әлегә сайт сынау режимында эшли, дип яза Татар энциклопедиясе​ институты сайты. Мәгълүмат алга таба тулыландырылачак, яңартылачак дип көтелә.

Сайттагы мәгълүмат 2002 елдан бирле чыгып килгән 6 томлы "Татар энциклопедиясе"нә нигезләнә. Анда нигездә Татарстан һәм татар халкына багышланган мәкаләләр урнаштырылган, алар фото, аудио, видео белән баетылган. Тестлар кебек интерактив өлеше дә бар. Сайт татар һәм урыс телләрендә эшли.

Интернет-проектның максаты - "Татарстан һәм татарлар турында иң тулы фәнни мәгълүматны интернет челтәренә урнаштыру" һәм "татар китабы традицияләрен саклау" диелә сайтта. Сайт Татарстанның "Татар халкының милли үзенчәлеген саклау" дәүләт програмы кысаларында дөнья күрде.

Моңарчы әлеге проект турында Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев хәбәр иткән иде. Ул бу проект "татар теленең кулланылышын, абруен арттыруда үзенең ролен уйнарга тиеш", дип әйткән иде.

https://www.azatliq.org/a/29679715.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев