Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар егете белән кытай кызы никахлашуына әниләре каршы килгән

Казанның "Ярдәм" мәчетендә татар егете белән кытай кызы никахлашкан. Шаулин Хуан көньяк Кытайның Шень Жень шәһәреннән Казанга белем алырга килгән. Икътисадчы һөнәрен үзләштерүче кыз бала өченче курста язмышын - Илгизне чората.

Илгиз үзе сөйләгәнчә, ул булачак хәләл җефете белән очраклы гына танышкан. Аралаша торгач, Илгиз Шаулинның үзенең тормыш юлдашы булырга тиешлеген аңлаган. Егет берничә мәртәбә кызның туган якларына да кайтып килгән. Шаулинның әти-әниләре белән танышып, аларның никахка ризалыгын алган.
Кәләшнең әнисе Лин Суга кызын Россиягә кияүгә җибәрү җиңел булмаган. Әмма яшьләрнең бер-берсен яратуын күреп, Шаулинның әти-әниләре аларның гаилә коруына ризалык биргән. Шуннан соң Татарстан башкаласында Айзатулиннар гаиләсе улларының никахына әзерләнә башлаган.

Баштарак, мөселман кануннары бунча яшәгән,киленен татар кызы булуын теләгән ана кеше,бу гамәлләргә ризасызлык белдерә. Әмма берникадәр вакыт үткәч, Шаулин үзенең яхшы мөнәсәбәте һәм күндәмлеге белән күңелләрен яулап алган.
Илгизнең әтисе Илдус абый ата-аналар уллары сайлаган юлны хупларга тиеш дип саный. Һәм улларының матур гаилә корып яшәп, балаларына татар исемнәре кушар дип өметләнә.

"Ярдәм" мәчетендә бик күп интернациональ гаиләләр барлыкка килде. Кияү егетләре арасында итальяннар да, испаннар, инглизләр, төрекләр һәм гарәпләр дә бар.
Без яшьләргә сәламәтлек, бер-берсен аңлап, әти-әниләрен хөрмәтләп яшәүләрен, озак һәм бәхетле гомер теләп калабыз.

Алынды: tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев