Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарихта эзле шәхес

Бүген, 14 майда, якташ язучыбыз Рафаэль Мостафинның тууына 90 яшь тула.

Якташ язучыбыз Рафаэль Мостафин белән миңа берничә тапкыр очрашырга туры килде.

Беренче очрашуыбыз 1970 еллар башында булды (төгәл елы исемдә калмаган). Казаннан бер төркем татар язучылары килеп төште безгә. Рафаэль Әхмәтович – группа җитәкчесе.

Мәдәният бүлеге мөдире Илдус Камалетдинов язучыларны озатып йөрүне миңа тапшырды. Фатирга урнаштыру, ашату, транспорт, авылларда очрашуларны оештыру вазифаларын да хәл итәргә туры килде.

Очрашу кичәсе Татар Кандызы авылы мәдәният йортыннан башланды. Көз, яңгыр, пычрак. Язучылар шәһәрчә киенгән, аякларында туфли. Совхоздан озын кунычлы резин итекләр яздырып алдык. Кичә җанлы уза, халык чын язучыларны күреп хайран булып утыра. Авылдашлары, якташ шагыйребез Рәшит Әхмәтҗановның сәнгатьле итеп, көр, яңгырашлы тавыш белән шигырьләрен сөйләвен бик яраттылар. Башка язучылар да бик эчтәлекле чыгышлар ясадылар.

Сәхнәдә, трибунада якташ язучыбыз Рафаэль Мостафин. Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең хаклы исемен илгә кайтаручы язучы. Алкышлар. Рафаэль абый Муса Җәлил һәм аның иптәшләренең коточкыч язмышларын ачынып, батырлыкларын горурланып сөйли дә сөйли.

Хәтеремдә кырык яшьләрдән узган, куе кара чәчле, матур зур күзле, бик сөйкемле, мәһабәтле, тәрбияле, тыйнак, әйтәсе сүзен, фикерен ярып сала, үз-

үзен тотышы белән күңелдә соклану, горурлык хисе уята торган шәхес булып калды Рафаэль абый Мостафин.

Авылдан-авылга, көнне-төнгә ялгап йөрдек язучылар белән.

Рафаэль Мостафин белән без кабат 1971 елда, Баулыдагы

6 нчы мәктәптә Муса Җәлил музее ачылу тантанасында очраштык.

1989 елда районда зур тарихи вакыйга булды. Хәрбиләр, военкомат хезмәткәрләре, эскорт белән, район туган як музеенда экспонат-күргәзмә оештыру максатыннан, Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләрен алып кайттылар. Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлилнең хатыны Әминә ханым да кайткан иде. Очрашу кичәсе Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында булды. Музейдагы күргәзмә киң җәмәгәтьчелектә зур кызыксыну уятты.

2006 ел юбилейларга бай булды. Бу елны Рафаэль Мостафин елы дисәк тә була. Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 100 еллыгы. Якташ язучыбыз Рафаэль Мостафинга – 75 яшь. Шул елны эзләнүче тарихчыбыз, галимебез Рафаэль Мостафин Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

Ул елны районыбыз китапханәчеләре берсеннән-берсе уздырып, Рафаэль Мостафинның иҗади һәм тормыш юлын яктырткан әдәби һәм тематик кичәләр, конкурслар, әдәби атналыклар һәм айлыклар, китап күргәзмәләре оештырдылар, стенд, альбомнар ясадылар. Уздырылган мәдәни чаралар тамашачылар һәм китап укучылар күңелендә якты хатирәләр булып калды. Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры (1995-2007 елларда) вазифаларын башкарган кеше буларак, мин аларның барысын да яхшы хәтерлим.

Шуны искәртеп үтәсем килә, Рафаэль абый мишәрчәрәк акцент белән, тәмле итеп сөйли иде. Аның тавышын башкалар белән бутап булмый. Татар телен рус теле белән бер дәрәҗәдә күреп, ике телне дә хөрмәт итеп, матур әсәрләр язды.

Әсәрләрен затлы, әдәби телдә укучысына җиткерде ул, аларны укыган саен укыйсы килә. Бу табигый сәләттер. Матур татар телендә уй-фикерләрен кәгазьгә шулай моңлы, йомшак, әһәң белән төшерү, язу талант иясенә генә хас сыйфаттыр. Аның әңгәмәдәшен үзенә ирексездән җәлеп итә торган ниндидер тарту көче бар иде. Ягымлы елмаюы, ихласлыгы белән хәтердә калды ул минем.

Сәгъдия Васикова,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев