Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таң суы турында

Таң суы төрле авыруларны дәвалау өчен, өшкерү өчен кулланыла. Аны эчәргә һәм аның белән юынырга мөмкин.

Таң суы — таң атканчы, ягъни иртәнге намазга чакырып әйтелгән азан тавышы ишетелүгә алына. Нигездә, мөмкинлек булганда, чишмә суы файдаланыла. Ләкин, әгәр мондый мөмкинлек булмаса, бу гамәл өчен теләсә нинди агымсу кулланыла ала, бер дә булмаса, үз краныңнан булса да аласың.

Әгәр суны чишмәдән алсаң, суга барганда белгән дога-сүрәләрне укып барырга, шул ук вакытта беркем белән дә сөйләшмәскә кирәк. Суны алгач, «Раббана» укып, дога кылырга. Кайткан вакытта дәшми кайту мәҗбүри түгел.

Таң суы чәршәмбе таңында алына. Суны 41 савыт алырга кирәк: нигездә таң суына банка, чиләк белән барганнар; су алу савыты ролендә кашык, касә, чокыр кулланылган. Су алганда Коръән сүрәләре — «Аятел-Көрси», «Нас» — укыла, су алучы кыйбла тарафына карап (савыт та кыйблага юнәлгән булырга тиеш) алырга тиеш.

Таң суыннан халык бик шифа таба. Алып кайткач: 41 бисмилла, 41 «Көлхуаллаһ», 41 «Фәлакъ», 41 «Нас» сүрәләре белән өшкерәләр. Менә ул бөтен авыртуларга шифа. Электән үк, борынгыдан ук, Рәсүлебез заманыннан ук бозыклар булган, шуны сулар белән өшкереп, шуннан шифа тапканнар. Аны эчәргә һәм аның белән юынырга мөмкин.

Өшкергәннән соң түбәндәге ырым тексты әйтелә: «Алты ала күз, биш кара күз, дүрт куй күз, минем күзем түгелдер, Гайшә-Фатыйма күзедер, тфү-тфү...»

Таң суы алу белән беррәттән, «Бәрәат суы» дигән төшенчә дә яшәп килә. Таң суыннан аермалы буларак, әлеге суны бары чишмәдән генә алырга кирәк, һәм су кичен кояш баткан вакытта алынырга тиеш. Халыкта яшәп килгән ышану буенча, әлеге су бер елга кадәр бозылмый. Аны, таң суын алгандагы кебек, су хуҗаларыннан рөхсәт сорап алалар. Кайткач, су өшкерелә. Әлеге суны өшкерүче үзе дә куллана ала, шулай ук башкаларга да бирергә мөмкин.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев