Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таләпләр катгыйлана: өйләрегездән чыгу тыела!

Россия Федерациясе Премьер-министры Карары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарына кул куелды. Әлеге карарда яңа короновирус инфекциясен профилактикалау һәм таралу куркынычын булдырмау йөзеннән чаралар кырысландырылу турында сүз бара.

28 марттан республика территориясендә сәүдә үзәкләренең, сәүдә-күңел ачу комплексларының, базарларның эшчәнлеге туктатылган иде. 

Хәзерге вакытта республикада ял итү, күңел ачу, тамаша, спорт, күргәзмә, рекламага бәйле чараларны үткәрү тыела, мондый хезмәтләр парк-скверларда да күрсәтелми. Товарны дистанцион сатуга, аларны сатып алучыга китереп бирүгә чикләүләр юк. Әлеге рөхсәт ирекле сату тыелган яки чикләнгән товарларга кагылмый. Тукландыру тармагы эшен дәвам итә, әмма ризыкны алып чыгарга яки өйгә китертергә генә ярый.  

28 марттан гражданнарны шифаханә-курортларга урнаштыру, балаларны ел әйләнәсе эшләүче лагерьларга кабул итү туктатыла, урыннарны броньларга да ярамый. 

Игътибар! 2020 елның 30 мартыннан 65 яшьтән өлкән булган гражданнар өчен үзизоляцияләнү тәртибе кертелә. Аларга яшәгән урыннарыннан чыгып йөрү киңәш ителми. Бары тик аларның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янаган очраклар гына искәрмә була ала. 65 яшьтән өлкән булган гражданнар өчен бу инфекция аеруча куркыныч булуы искәртелә.

Моннан тыш, республиканың барлык гражданнары өчен үзизоляцияләнү режимы кертелә. Бу короновирус инфекциясе белән зарарланудан саклану өчен шактый кырыс һәм катлаулы, әмма иң үтемле чара. 

Татарстан Республикасындагы барлык гражданнардан үзизоляцияләнү режимын бозмауларын сорала. Медицина ярдәме күрсәтү ихтыяҗы яки кешенең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау очраклары гына яшәгән урыннардан чыгу өчен искәрмә була ала. 

Россия Федерациясе Президенты Указында билгеләнгән учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә эшләүчеләр генә яшәгән яки үзизоляцияләнгән урыннарыннан чыга алалар. 

Болар – өзлексез эшләүче предприятиеләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре, азык-төлек сату учреждениеләре, даруханә һәм башка тормышны тәэмин итүче оешмалар.

Башкаларга үзизоляцияләнгән урыннарыннан чыгу тәртипләре алдагы 1-2 көндә әзерләнәчәк һәм җиткереләчәк. 

Республикада беренчел кирәк булган товарларны, азык-төлекне китертү, әзер ризыкларны китереп бирү эшләре җайга салына. 

65 яшьтән өлкән ялгызларны, инвалидларны ризык һәм дарулар белән тәэмин итү өчен «кайнар линия» бар: 8-800-234-11. Волонтерлар һәм социаль яклау хезмәткәрләре аларга кирәк-яракны өйләренә китереп бирәчәк. 

30 марттан пассажирлар һәм багаж йөртүче мунициальара транспорт туктатыла. Татарстан Республикасы эчендә һәм чигеннән йөк ташу өчен махсус белешмә сорала. Аның формасы ТР Министрлар Кабинеты Карарына кушымта буларак бирелгән һәм аны йөкне озатучы оешма тутыра. 

Болар барысы да регионда яшәүчеләр короновирус инфекциясе белән зарарланмасын өчен эшләнә. 

Өйдән чыгу - короновирус инфекциясе таралмасын өчен кертелгән санитар-эпидемиологик режимны үтәү таләпләрен бозу. Үзизоляцияләнү – Россия Федерациясе һәм аның регионнарында короновирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау өчен кертергә мәҗбүр булган чара. Эшләүчеләр өйләреннән махсус белешмә белән чыгалар. Чыгу ихтыяҗы булганда ул тәртипләр каралачак һәм җиткереләчәк. 

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина өстәмәләре:

Аеруча чит илдән кайтучылар куркыныч тудыра. Алар 14 көн дәвамында өйдән чыкмаска – карантин режимын сакларга тиешләр. 

Урамда полиция һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре рейдлары оештырылачак. Кирәк дип табылса, алар гражданны туктата алалар. Сәбәпсез урамга чыгучыларга Административ хокук бозулар Кодексының 6.3 статьясы буенча штраф салыначак. Әлегә 500 сум, әмма штраф суммасы якын арада артырга мөмкин.

Республикадан читкә чыгарга, аеруча Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка барырга киңәш ителми. 

Эчке рейслардан кайтучыларның температурасы үлчәнә. 

Траснпорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин өстәмәсе:

Шәһәр транспорты сирәгрәк йөриячәк.

Арча һәм Свияжск ягына, аэропортка электричка иртән һәм кич йөриячәк. 

Таксилар хезмәт күрсәтүен дәвам итә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/30-03-2020/tal-pl-r-katgyylana-yl-regezd-n-chygu-tyela-5732707

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X