Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыналган, сынатмаган

1984-1990 елларда Баулы районы башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын Шәфкать Әхмәдишин башкарган. Шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче ветеран турында сезнең игътибарга ветеран журналист Харис Закиров язган мәкаләне тәкъдим итәбез.

Шулай туры килде: язмамның герое белән мине тормыш үзе таныштырты һәм даими рәвештә диярлек очраштырып торды.

Шәфкать Мөхәмәтша улы Баулыда район советы башкарма комитеты рәисе вазифасын үтәгән вакытта аннан интервью алырга насыйп булды.

Әгерҗе районы Сокман авылында дөньяга килгән Шәфкатьнең бала чагы бик авыр булган. “Дүрт яшьлек чагымда мине абыем Рәфкать үзенә ияртеп, Удмуртиягә караган, бездән әлләни ерак булмаган Шәрипово, җирле халыкча әйткәндә Шарипск Һәм Ямайташ исемле урыс авылларына алып бара иде. Ул авылларда өйдән-өйгә кереп, хәер сорашып йөри идек,” – дип башлады ул сүзен, бала чагы турында сүз чыккач. Әйе, колакка ятышлы яңгырамаган хәер сорашу кайбер ватандашларыбыз өлешенә туры килгән шул. Әнә бөек җырчыбыз Илһам ага Шакиров та татыган бит ул гамәлне. Илһам җырлавы белән хәллерәк кешеләрдә кызгану хисе тудырса, Шәфкать бәләкәйлеге һәм бик тә ябыклыгы белән жәлләткәндер урысларны. Аларга тәмле ризыкларга кадәр өлеш чыгарганнар. Басуда калган бәрәңгене җыеп пешерелгән кәлҗемә белән дә тукланырга туры килгән.

Бөек Ватан сугышының башында ук фронтка озатылган әтисе Мөхәмәтша өенә сулаяксыз һәм бер як калак сөяксез кайткач, тормышлары тагын да авырлаша.

Халыкта җыласаң да, җырласаң да үтә бу гомер дигән гыйбәрә яши. Авыр шартларда үссә дә, Шәфкать Сокманның җидееллык мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Кем булырга, кая барырга дигән сорау аның алдына да килеп баса.

Якын-тирә уку йортларын күздән кичереп карый егет. Җидееллык татарча белем белән барса шул Алабуга мәдәният-агарту училищесы бар инде. Шунда юнәлә ул. Бара, өч имтиханның барысын да тапшыра Шәфкать . Соңгы адым – комиссия әгъзалары алдына керү. Анда да керә егет. Тик менә: “Нинди уен коралларында уйный беләсең?” – дигән сорауга җавап бирә алмый. Чөнки ачлы-туклы үскән елларында ни гармун, ни скрипка, ни башка төрле инструментлар кулына эләкми аның. “Музыкаль сәләте юк”, – диюдән башканы ишетми ул.

Өйгә әйләнеп кайткач, Удмуртиядәге Әсән техникумын искә төшерәләр. Барасы да ерак түгел – 18 чакрым гына. Тик менә яхшы укыса да, урысчасы такы-токы гына. Шулай булса да, укырга, кеше булырга теләге ташып торган егет тәвакәлләп, әнә шул техникумга китә, зоотехниклар хәзерли торган бүлеккә имтихан тота. Бер урынга җиде кеше туры килә икән. Ике имтиханын язмача биргәннән соң өченчесен, телдән бирергә керә. Ашламалар турында сораша укытучы. Ул: “Бу ашлама барлык өйләрдә дә бар. Аны колхоз басуы өчен җыеп йөриләр”, – дип аңлатып та күрсәтә. Белә аны Шәфкать, тик менә урысча исемен генә әйтә алмый тора. Шул мизгелдә ул класстагы мичкә бара да, аннан көл алып килеп имтихан алучыга күрсәтә. Шунда көлнең “зола” булуын гомере буена сеңдереп кала.

Имтиханнар бирелеп бетә. Бәхетенә аны кабул итәләр. Алда тагын бер сюрприз көтә икән. Укый башлагач, ир малайларның да, кыз-кыркынның да карашлары гел анда. “Мин матурдыр, шуңа күзләрен алмыйлардыр”, – дип уйлый ул. Күнегеп беткән биш-алты урыныннан ямалган чалбары, аягындагы чабатасы турында уйлап та карамый студент. Ә менә төркем җитәкчесе, шул теге химиядән “зола”ны аңлаткан Ирина Ивановна бу хәл белән кызыксынып, ошбу күренешкә борчылып йөри икән.

Бер көнне ул Шәфкатьне ияртеп, үзләренең чәй бүлмәсенә алып керә. Керә дә: “Менә монда бер ботинка ята, киеп кара әле, сиңа ярамас микән”, – ди. Укытучысының һәр сүзен үтәргә торган малай әлбәттә ботинканы кия. Кия дә шаклар ката. Нәкъ менә үзенә алганннар диярсең, размеры таман гына. Ирина Ивановна аңа: “Ботинканы салма, ул монда барыбер тик ята”, – дип тә өсти һәм Шәфкатьне өр-яңа аяк киеме кигертеп чыгара.

Баксаң, ботинканы сатып алуны оештыручы ул үзе икән. Коллегаларына әйтеп, алардан да өлеш керттереп, үз төркемендәге студентны ул шулай чабатадан коткара. Тора-бара Ирина Ивановна аның икенче “әнисе”нә әйләнә, әмма яхшы мәгънәдә.

Үз әнисе Гөлҗиһан гарип иренә: “Бар, малайны алып кайт! Колхозда эшләсә хезмәт көне булыр, бераз булса да аңа ашлык бирерләр”, – дип көндә тукып торгач, әтисе Мөхәмәтша, җигелгән атка утырып Әсәнгә китә. Менә шунда Ирина Ивановна Шәфкатьне кочаклап ала да: “Бирмим мин сиңа балаңны, ул яхшы укый, акча ягыннан мин аңа үзем булышырмын”, – ди. Калдырырга туры килә әти кешегә малаен. Ә укытучы чыннан да стипендиянең яртысы күләмен Шәфкатькә биреп бара. Алай гына да түгел: “Син зур кеше булырсың, моңа тырышлыгың ярдәм итәчәк”, – дип, егеттә ышаныч тудыра.

Яхшылыкка җавап йөзеннән студент икенче “әнисенең” утынын кисеп-ярып тора, булган малының асларын чистарта, йорттагы башка эшләрне үти...

Техникумны тәмамлар вакыт та җитә. Билгеләнү буенча Удмуртиядәге совхозда эшләгәндә аны армиягә алалар. Анда да үзен гел уңай яктан гына күрсәтә солдат. Армиядә дивизия комсомол секретаре булып сайлана. Шулай өч ел үтеп тә китә. Армиядә калдырырга бик нык теләсәләр дә, гарип әтисен ялгыз калдырырга теләмичә, туган якларга кайта Әхмәдишин һәм Әгерҗедә эшкә урнаша. Нәсел станциясе, район авыл хуҗалыгы бүлеге, райком инстукторы, башкарма комитет рәисе урынбасары, сыйфат буенча дәүләт инспекторы, Горький югары партия мәктәбе, КПССның Татарстан өлкә комитетында оештыру бүлеге инструкторы... Ул үткән юллар.

Әхмәдишин турында үзара сөйләшкәндә коллегалары, хезмәт буенча таныш-белешләре: ”Аның эш стилендә, характерында бер сыйфат ярылып ята: “Эшләнергә тиешле эш үтәлми калмаска тиеш!”. Аның девизы була бу.

 Бу сыйфатын партия өлкә комитетында да күреп алалар. Баулы районы башкарма комитеты рәислегенә тәкъдим иткәндә өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов: “Без аны ерак районнарның берсенә җибәрәбез. Ул анда үтәлергә тиешле эшләрне үтәтми калмас, тормышны үз агымына куюны туктатыр”, – ди бюро әгъзаларына.

Билгеле булганча, Баулы нефть районнарының берсе. Кызганыч, нефтьчеләр дә үзләренең төп эшләрен генә үтәүне беләләр. Җир куеныннан кара майны алганнан соң үтәлергә тиешле эшләрне “онытып”, йә “өлгерми” торалар. Район бюджетына күчерергә тиешле акчаларын күчерергә, район интересларына кагылган агымдагы эшләрен тарталар-сузалар. Әхмәдишин вакыты белән “кысып”, вакыты белән исләренә төшереп үз бурычларын үтәттерә нефтьчеләргә. Тегеләре хәтта шикаятьләрен республика президентына кадәр җиткерәләр. Әмма башкарма комитет рәисе барыбер үз теләгенә ирешә.

Тора-бара райондагы хуҗалык эшләренең барысы да диярлек аның җилкәсенә күчә. Алты ел башкара ул тавык чүпләп бетерә алмый торган эшләрне. Үзенә кадәр бер-бер артлы алышынган өч рәис кебек, башбаштаклыкка юл куймый.

Аның бу сыйфаты Чүпрәле районы башлыгы вазифаларын үтәгәндә дә бик ярап куя. Ул җитәкчелек иткән чорда район тарихында иң яхшы уңыш алынды. Терлекчелектәге уңышлар да күзгә бәрелеп тора. Магистраль газүткәргеч район үзәгенә тоташтырылды. Үзәктә һәм халык яши торган пункларда газ кертелде. Район үзәгендә яшәүчеләр су белән тәэмин ителде. Күмәк хуҗалык юллары асфальт юлга тоташтырылды.

Аннан соң Шәфкать Әхмәдишинга башкалабызда инкассация идарәсе җитәкчесе камытын кигертәләр.

Нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп башкарырга күнеккән Шәфкать Мөхәмәтша улы биредә дә күп җитешсезлекләрне бетерә. Аерым алганда, машиналарны юарга җылы сулы гаражлар төзетә, биналарны автоном җылытуга күчертә, шоферларга, идарәгә караган хезмәткәрләргә уңай шартлар тудырта.

Эшли башлавының беренче айларында ук Шәфкать Мөхәмәтша улы Росинкассация җитәкчеләре белән тыгыз элемтә урнаштыра. Аларның игътибарын Казанга юнәлтүгә ирешә. Базар мөнәсәбәтләре белән бәйле булган коммерсантлар кулындагы акчаны банк аша уздыруга тырышлыгын куя. Бу проблеманы чишүдә аңа республика президенты Минтимер Шәймиев тә булыша.

Республика инкассация идарәсе икече елны ук Санкт-Петербургны, Мәскәүне узып китә. Ә берничә елдан ул җитәкчелек иткән идарә Россия федерациясендәге 80 идарә арасында 65нче урыннан беренче урынга чыга. Монда да бу инсанның һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы, кешеләргә карата булган җылы мөнәсәбәте төп рольне уйный.

Мөнәсәбәт дигәннән, язмабызны аның атаклы җырчыбыз Габдулла Рахманкуловка күрсәткән ярдәме турындагы очрак белән тәмамлыйсы килә. Бервакыт, чыгышы белән Чүпрәле районы Шәйморза авылы кешесе булган Габдулла Рахманкулов Казанга кайтканда район башлыгы Шәфкать Әхмәдишин машинасына эләгә. Башлык җырчының өстендәге костюм-чалбарына игътибар итә. Алар шактый сүсәргәннәр, кием иясе Габдулла да шактый бирешә төшкән. Казанга килеп җиткәч башлык юлдашына: “Минем костюм аласы бар, бергәләп алыйк әле”, – дип пенсиядәге артистны кибеткә алып керә һәм безнең буйлар бер чама, синең өстә чакта карыйм әле менә бу костюмны дип аңа кигертә. Аннан соң кассага барып акча түли дә: “Бу сиңа бездән бүләк булыр”, – дип, костюм-чалбарны Рахманкулов өстендә калдырта. Күңеле йомшап киткән мәшһүр җырчы, күзләренә яшь чыккан хәлдә, башлыкка рәхмәтен җиткерә. Шул чагында Шәфкатьнең дә күзләре яшьләнә. Хәтерендә исә Әсән техникумына укырга кергән чагы, төркем җитәкчесе Ирина Меркушованың ботинка бүләк итүе яңара.

Тугызынчы дистәне ваклаган Шәфкать Әхмәдишин бүгенге көндә ике баласындагы җиде оныгы белән хозурланып яши, алар өчен яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев