Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш чоры баласының хатирәләре

Күзәй авылында яшәүче, әти-әниемнәрнең ут күршеләре – сугыш чоры баласы Фәһим Гомәр улы Кучимов авыр елларда узган балачагын хәтер сандыгыннан барлады.

Әтисе Гомәр 1942 елның мартында сугышка киткәндә, аңа нибары өч яшь кенә була. Җиде балалы гаиләдә бишенче булып туган Фәһим абый сүзләренчә, әтиләрен сугышка озатканда, иң кече сеңелләре туып кына кала. Әниләре Мөслимә берсеннән берсе кечкенә балалар белән торып кала һәм, нарасыйларын ач-ялангач тотмас өчен, җиң сызганып колхоз эшенә тотына. Иске тегермән урынындагы җәйләүдә яшелчә бакчасында эшли. Көлтә бәйләүләр, печән ташулар, салам эскертләүләр – боларның барысын да эшләргә туры килә хатын-кызга. Басудагы эштән соң, төнге сменага ашлык чистартырга бара торган булган.

– Мин, кечкенә генә малай, берүзем төнлә әни янына эшкә барам. Әни, минем корсакка яулык белән бәйләп, бодай яисә арпа салып җибәрә иде. Куркуымнан, караңгы төндә елый-елый кайтуларым әле дә хәтеремдә. Хәерчелек, ачлык үзәккә үтте, – ди Фәһим абый.

Күп балалы гаиләнең бердән-бер ачлыктан коткаручылары – сыерлары була.

– Ул заманда налогы да күп иде аның. Маен, сөтен, 20 килограмм итен дә бирергә туры килә иде, – ди Фәһим абый.

Биш яшьтән, бәләкәй арба тартып, эшкә җигелә ул. Салам түбәле йортларын җылытыр өчен, сыер тизәге, көнбагыш сабаклары җыя.

  Сигез яшемнән печән эшендә булдым, чыбыкка печән төяп, сазлыктан ат белән печән тарттырдым. Бәләкәй арба тартып, авыр килеп, 7 яшемдә бер айлап больницада ятып чыктым. 12-13 яшьләрдә каламашка белән комбайннан икмәк ташыдым, – ди ул.

Фәһим абый сөйләвенчә, 1943-1944 елларда авыл яныннан яралы солдатларны госпитальгә Илеш, Чакмагыш якларына илткәннәр. Шул вакытта Күзәй авылына яралыларны ял иттерер, ашатыр, яраларын бәйләр өчен туктаган булганнар.

– Безнең әни дә солдатларга чәй әзерли иде. Медсестралар янына без дә йөгерә идек, – дип искә ала Фәһим абый. – Яралы солдатлар безгә шикәр бирәләр, ул шикәрләр канлы була иде (яраларыннан аккан кан сеңгән була). Елга буена төшеп, шикәрләрне юып ашый идек.

1945 елның май аенда әтиләре Гомәрнең үле хәбәре килә. Ул көнне Фәһим ага бүгенгедәй хәтерли.

 Гарәфи абый хат китергәндә, без ишек алдында балтырган ашы ашап утыра идек, әтинең үле хәбәре булган икән. Бу көн, барыбыз да ачынып елаган, әтисез калган кара язгы көн булып, күңелдә уелып калды.

Фәһим абый, мәктәп яшенә җиткәч, 1946 елда укырга керә. Җиденче сыйныфтан соң, Уфаның тарнострочный комбинатына эшкә китә. Биредә хәрбиләргә әрҗәләр ясыйлар. Шулай акча эшләп кайта егет. 1958 елның октябрендә армия сафларына алына.

– Яңгыр ява, мине озатырга бар авыл килде, барысы да елый, җәлләп акча биргәннәрен хәтерлим, – ди ул. – Ул вакытта озатканда җыр җырладым, ул болайрак иде:

Утынлыкта утын кистем, яфракларын кисмәдем,

Адәм балалары кебек рәхәт күреп үсмәдем.

Күпне күргән, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен белеп үскән Фәһим абый бик күп җирләрдә тир түгә: колхозда төрле эшләр башкара, озак еллар төзелештә хезмәт куя, аның куллары белән авылда мәктәп, клуб, фермалар һәм башка объектлар төзелә. Лаеклы ялга чыкканчы социаль хезмәткәр булып эшли. Тормыш иптәше Хәмдия апа белән матур гаилә корып, балалар устерәләр, хәзер инде оныкларына сөнеп туя алмыйлар. Бүгенге көндә дә тырыш, ярдәмчел, җор телле, җыр-биюгә оста булган күрше Фәһим абыйга күзләр генә тимәсен диясе килә, ул бүген дә егетләр кебек әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев