Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Суга керергәме-юкмы? Һәркем үзе хәл итә

Көн дә социаль челтәрләрдә баулылар шәһәрнең ачык бассейнына кагылышлы комментарийлар калдыра. Кемдер аномаль эссе көннәрдә анда су коенуны тыюлары өчен шәһәр җитәкчелеген сүгә, кемдер, коронавирус таралу куркынычы булуын искәртеп, әлеге тыюны хуплый.

Исегезгә төшерәбез: Баулының ачык бассейнына алдан су тутырып куйганнар иде. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Инстаграмда туры эфирда әйткәнчә. ачык бассейнга су тутыру карары апрельдә кабул ителгән.

– Ул вакытта катгый үзизоляция режимы гамәлдә иде. Чит илләрдәге курортлар ачылмас дип. бассейнга су тутырып куярга булдык, – дип аңлатма бирде Рамил Гатиятуллин баулыларга.

Чыннан да, ул вакытта киләчәктә хәлләрнең ничек буласын әйтү кыен иде. Күпләр, җәйгә таба коронавирус пандемиясе бетәр, дип өметләнде, һәм инфекциянең  безгә хәзер генә килеп җитәсен берәү дә күзалламады.

– Пляжларда, бассейннарда һәрвакыт кеше күп җыела, анда кеше санын чикләү кыен. Шуңа күрә хәзерге вакытта ачык бассейнга йөрү мөмкин түгел, – дип хәбәр итте район башлыгы. – халык күпләп ял итә торган урыннарны безнең төбәк чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчкәч һәм Роспотребнадзор рөхсәт иткәч кенә ачылачак.

Рамил Гатиятуллин район һәм шәһәр халкын түзем булырга һәм сулыкларга керүдән тыелып торырга, ачык бассейнда коенмаска чакырды.

Эссе көннәр әле дәвам итә. Гисметео мәгълүматына караганда, Татарстанда бу атнада һава температурасы 26-38 градус булачак. Халык, эсседән әлсерәп, сулыкларга тартыла.

Якшәмбе кич белән “Баулы-информ” хәбәрчесе Николашкино авылы янындагы карьерда булды. Анда хәтта кичен дә кешеләр балалары белән ял итә. Су коена иде. Бу очракта алар үзләренең куркынычсызлыгы өчен үзләер җавап бирә. Чөнки бар кеше дә әлеге карьерларда су коену куркыныч тудыруын яхшы белә, сулык янында тыю аншлаглары тора. Ләкин, шуңа да карамастан, су янында ял итүчеләр кимеми. Һәм, шуны әйтү урынлы булыр: республикабызда су керү тыелган сулыкларда көн саен диярлек кешеләр һәлак була. Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, күрше Ютазы районында 10 июльдә Урыссудан 19 яшьлек егет суга баткан. Ул Исәмәт авылы күлендә танышлары һәм әнисе белән ял иткән. Аларның сүзләренә караганда, айнык булган, суга кергән һәм күздән югалган. Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, әлеге егет – быел республикада суга баткан 42нче кеше. Бәхеткә, Баулы районында быелгы җәйдә суга батучылар теркәлмәгән (былтыр ике очрак булган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев