Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су проблемасы юк, элемтә дә яхшырачак

Быел Уба авылында "Чиста су" программасы буенча су белән тәэмин итү челтәрләре капиталь ремонтланды.

Әлег торак пунктны су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләүгә өч миллион сум акча бүлеп бирелде. Авыл халкы башкарылган эштән канәгать калган.

Тиздән Убага югары сыйфатлы элемтә дә барып җитәчәк. Авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина сүзләренә караганда, бүгенге көндә Иске Чүте авылы аша Убага кадәр оптик-җепселле элемтә линиясе сузу эше төгәлләнеп килә. Димәк, тиздән әлеге торак пунктлар халкы югары тизлекле интернеттан файдаланачак, цифрлы телевидение карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев