Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Статистик мәгълүматның сыйфаты һәркемгә бәйле

Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1-30 апрелендә цифрлы технлогияләр кулланып үткәреләчәк.

Баулы районында яшәүче һәр кеше халык санын алуда “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша катнаша алачак, моның өчен стандарт яки расланган исәпкә алу язуы кирәк була. Халык санын алучылар, электрон планшетлар белән фатирлар һәм йортлар буйлап йөреп, интернет аша халык санын алуда катнашмаган кешеләргә сораулар бирәчәк. Халык санын алуда портал аша катнашкан кешеләр аларга раслау кодын күрсәтә. Халык санын алучылар махсус экипировкада, таныклык (паспорт күрсәткәндә гамәлдә була) белән йөриячәк. Моннан тыш, халык санын алу участоклары оештырылачак, шул исәптән күпфункцияле үзәктә дә.

Халык санын алу анкетасы теләсә нинди электрон җайланма (стационар компьютер, ноутбук, планшет яки смартфон) өчен уңайлы булган цифрлы форматка күчерелгәнгә күрә, анкета тутыру этабында кыенлыклар булырга тиеш түгел. Шулай да, анкетада нинди бүлекләр һәм пунктлар булачак соң? Халык санын алу кәгазьләре өч бланкка бүленгән:

“Л” формасы. Бланк Россиядә даими яшәүчеләр өчен. Биредә йорт хуҗалыгында туганлык мөнәсәбәтләрен, җенесне, туган көнне, никахта булу-булмауны, бала санын, яшәү урынын, кайсы телләрне белүне, гражданлыкны, милләтне, белемне, керем чыганагын, икътисади мәшгульлекне күрсәтергә мөмкин.

“П” формасы. Россиядә даими яшәүче кешеләрнең тормыш шартлары турында мәгълүмат өчен бланк. Аңа торак, төзелү вакыты, тышкы стена материалы, торакның гомуми мәйданы, яшәү өчен бүлмәләр саны, йорттагы төзекләндерү төре турында сораулар кертелгән.

“В” формасы. Бланк чит ил гражданнары өчен.  Биредә җенесне, туган көнне, даими яши торган илне, Россиягә килү максатын, Россиядә күпме вакыт яшәүне, туган илне һәм гражданлыкны күрсәтү зарур.

Алда телгә алынган барлык мәгълүмат киләсе ун елга социаль-демографик программаны эшләү өчен кирәк. Шуңа күрә респондент анкета тутыруга никадәр җаваплы караса, эшкәртү өчен статистик мәгълүмат шулкадәрле сыйфатлырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев