Соңгы биш дистә елда Баулы Сабан туеның абсолют батырлары
“Хезмәткә дан” район газетасы – районыбыз елъязмасы. Аның ярдәмендә үткән тарихны барларга, онытылганнарны искә төшерергә мөмкин. Район газетасы архивы ярдәмендә бүген без соңгы илле ел чамасы вакыт эчендә район Сабан туенда абсолют җиңү яулаган батырларны барлыйбыз.
1965 Алексей Дегтярев
1966 Бастам Газизов
1972 Вагиз Ханипов
1973 Вагиз Ханипов
1974 Вагиз Ханипов һәм Валерий Свежинкин
1975 Заһит Хәбибуллин
1976 Владимир Петров
1977 Бастам Газизов
1978 Минзаһит Садыйков
1979 Нургали Усманов
1980 Владимир Петров
1981 Альберт Баһаветдинов
1982 Альберт Баһаветдинов
1983 Альберт Баһаветдинов
1984 Нургали Усманов
1985 Вил Усманов
1986 Вил Усманов
1987 Вил Усманов
1988 Вил Усманов
1989 Вил Усманов
1990 Вил Усманов
1991 Наил Мостафин
1992 Вил Усманов
1993 Вил Усманов
1994 Таһир Әхмәтҗанов
1995 Евгений Ушаков
1996 Хәлил Гарифуллин
1997 Хәлил Гарифуллин
1998 Вил Усманов
1999 Вил Усманов
2000 Вил Усманов
2001 Ленар Сөләйманов
2002 Вил Усманов
2003 Вил Усманов
2004 Вил Усманов
2005 Айдар Хәйретдинов
2006 Вил Усманов
2007 Михаил Маркелов
2008 Ленар Сөләйманов
2009 Ленар Сөләйманов
2010 Михаил Маркелов
2011 Ильяс Галимов
2012 Михаил Маркелов
2013 Фердинанд Вәлиев
2014 Илмир Сабиров
2015 Дмитрий Ишбулдин
2016 Фәнил Усманов
2017 Илмир Сабиров
2018 Илмир Сабиров
2019 Илмир Сабиров
“Безнең яклар көрәшчеләргә бай. Әнә, бил алышырга әллә нихәтле батыр җыелган. Бер төркемдә аксакаллар булса, икенчесендә – яшүсмерләр, җитмеш килограмм авырлыктагы көч сынашучылар да, аннан югарылар да үз иптәшләрен тапканнар.
Милли көрәшне Кызылъяр авылыннан Миңнеәхмәт Миңнушин белән Александровкадан Солтан ага Гыймазов башлап җибәрделәр. Берничә пар алышканнан соң эстафета яшүсмерләргә күчте.
Көрәш кызганнан кыза. Аны һәркем зур кызыксыну белән карый. Берәрсе келәмгә җайсызрак төшсә, кызганып куясың. Шулай инде, көрәш булгач көрәш, төрлечә була.
Әлбәттә, иң кызыгы һәм хәлиткече – финал ярышлары. Ә анда иң көчлеләр генә кала. Әнә җиденче мәктәп укытучысы Заһит Хәбибуллин белән ХХII партсъезд исемендәге совхоз шоферы Наил Мөкатдисов көч сынашалар. Көрәш озак бармый, Заһит җиңүче булып кала. Батырны котлаулар башлана, тәкәнең берсе аңа бирелә.
Көрәш тәмамланып килә. Ә менә икенче тәкәне кем алыр?
Финалда “Баулынефть” идарәсенең автотранспорт конторасы шоферы Василий Свежинкин белән “Александровка” совхозының баш инженеры Бастам Газизов. Икесе дә тап-таза, икәве дә калын җилкәле, ә мускуллар...
Чыннан да, кем җиңәр, мәйданны кайсы тотар? Бастам да, Василий да республика күләмендәге көрәшләрдә җиңү яулаган батырлар ич.
Чү, хәлиткеч минутлар башланды. Мәйдан тын калды. Һәркем дөньясын онытып тамашаны карый. Әһә, Бастам Газизов көрәштәшен бер омтылуда ук чөеп тә ыргытты.
– Бастам җиңде, ура!
– Молодец, булдырдың!
– Карале, ничек тиз тотты!
Шунда ук батырның якыннары, милли көрәштә катнашучылар мәйданга кереп аны котлый башладылар. Ул арада булмады, көрәшчеләр судьясы Сәлах Вафин да тәкәне җитәкләп килеп җитте. Тәкәне батырның җилкәсенә салдылар, шул хәлдә ул түгәрәкне әйләнеп чыкты”.
Рәхимә Ибраһимова, 26 июнь, 1975 ел
“Мәйданда иң авыр үлчәүдә чыгыш ясаучы баһадирлар. Алар арасында 22 тапкыр чыгыш ясаучы Свежинкин, республика һәм РСФСР күләмендә призлы урыннар яулаган Бастам Газизов кебекләрнең булуы ярышларга тагын да кискенлек өстәде.
Сенсация артыннан сенсация була торды. ХХII партсъезд исемендәге совхоздан төзүче Нургали Усманов Василий Свежинкинга башта ук финалга узу өчен юлны бикләде. Бастам ярымфиналда Панарин исемендәге совхоздан Лотфуллинны җиңде. Нургали белән Бастам арасындагы финал очрашуы ярты сәгать дәвам итте. Җиңүче – Нургали Усманов!
Сабан туеның абсолют чемпионы кем булыр? Күпләр иң авыр үлчәүдә җиңүче булган Усманов бу юлы да сынатмас дип өметләнгән иде. Тагын көтелмәгән хәл: 85 килограммга кадәр үлчәү категориясендә җиңеп чыккан Владимир Петров абсолют чемпион булды”.
Фатыйх Сәлимгәрәев, 26 июнь, 1976 ел
“Инде хәзер тамашачыны бары бер нәрсә кызыксындыра: Сабан туеның абсолют батыры кем булыр? Зур тәкә кайсы баһадирның җилкәсенә менәр? Күпләр өстенлекне таза беләкле, зур гәүдәле көрәшче Нургали Усмановка бирделәр һәм ялгышмадылар. Күп еллар мәйдан тотып килүче, призлы урыннар яулаучы Нургали Усманов тамашачылар өметен аклады – бәйрәмнең иң зур бүләге аның кулында”
Фәнис Шәйдуллин, 9 июнь, 1984 ел
“Быел көрәштә ветеран көрәшче Василий Свежинкин һәм аның улы Валерий да катнаша. Сабан туеның узган елгы абсолют батыры Нургали Усманов та бил алышырга улы Вил белән килгән.
Вил, 17 генә яшьтә булуга карамастан, көчле һәм оста көрәшче икән.Ул тәҗрибәле спортчы Илгиз Кадриевны баллар буенча җиңеп, үз үлчәвендә батыр калды.
80 килограммнан югары үлчәүдә “Южный” совхозы вәкиле Рамис Ганиев һәм Нургали Усманов бил алышалар. Кем өстенлекне алыр: яшьлекме, тәҗрибәме? Озак көч сынашканнан соң җиңү баллы Рамиска бирелде.
Һәм менә дулкынландыргыч минутлар. Дүрт үлчәү категориясендә җиңүчеләр абсолют батыр исеме өчен бил алышалар. Ниһаять, мәйданда икәү кала: унҗиде яшьлек Вил Усманов һәм 25 яшьлек Рамис Ганиев. Алар бик озак тырышалар, беркемнең дә бирешәсе килми.
Судьялар киңәшкәннән соң, батырларга җиде минут өстәмә вакыт бирәләр. Ниһаять Вил үзенең авыр гәүдәле көндәшен егып, җиңүле баллга лаек була. Ул – быелгы Сабан туеның абсолют батыры! Әтисенең традициясен лаеклы дәвам итә бу егет”.
Фәнис Шәйдуллин, 13 июнь, 1985 ел
“Менә көрәшнең иң дулкынландыргыч мизгелләре – 2008 ел Сабан туеның төп батырын билгеләү вакыты килеп җитте. Хөкемдар көрәшчеләрнең икесен келәмнең ике ягына чакырды һәм ике пәһлеван билбауларын бер-берсенең билләренә салды. Тамашачы тын да алмый көрәшнең нәтиҗәсен көтәргә кереште. Менә баулылы Ленар Сөләйманов көндәше Дмитрий Ишбулдинны келәмнән күтәреп, күкрәге, янбашы аша аркасына ташлады! Мәйдан исә көчле алкышларга күмелде”.
Айгөл Хәбипова, 11 июнь, 2008 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев