Социаль фонд бүлеге “Бала тап, Казан!” исеме астында гаилә бәйрәме оештыра
Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 17 августта “Бала тап, Казан!” исеме астында гаилә бәйрәме оештыра
“Бала тап, Казан!” коммерцияле булмаган социаль проект кысаларында Татарстан
Республикасы Социаль фонды бүлеге инициативасы белән 17 августта Горький паркындагы зур аланда гаилә бәйрәме узачак.
"2016 елдан бирле уздырылып килүче "Бала тап, Казан!" бәйрәменә казанлыларның һәм
башкала кунакларының гаиләләрен тулы составта һәм яхшы кәеф белән чакырабыз. Бәйрәм аланында сез күңелле ял итеп кенә калмыйсыз, сораулары булганнарга социаль фонд белгечләре ана капиталы һәм балалы гаиләләргә башка социаль түләүләр мәсьәләләренә кагылышлы бик күп файдалы мәгълүмат та бирәчәк», – дип хәбәр итте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Бәйрәм программасында: мавыктыргыч мастер-класслар, биоэнергетик күнегүләр, агач һәм прәнекләргә рәсем ясау, мультфильмнарның яраткан персонажлары белән фотога
төшүләр, күңелле аниматорлар һәм аэрохоккей, кикер һәм өстәл футболын яратучылар өчен күнел ачулар, «Трио-Тон» ялкынлы вокал-инструменталь төркеме чыгышы.
Бергәләп видеоклип төшерү бәйрәмнең кульминациясе булыр дип көтелә, әлеге чарада бәйрәмгә килгән барлык теләүчеләр дә катнаша алачак.
Бәйрәмне уздыру вакыты – 12:00дән.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
Россия Федерациясе Социаль фонды
Татарстан Республикасы бүлекчәсеБәйрәмне оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы сораулар килеп чыккан очракта 8-917-872-64-64 номеры буенча матбугат сәркатибе Никандрова Альбина Камилевнага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев